Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 9

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: «Исмең онытылу берлә курку куыгы да шиңәр», – дигән иде. «Җир астына яшеренсә дә, табып муенын чабабыз» дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен кайгыртамыни, Аллам?! Баласының баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар…

      Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте.

      Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган «иман йорты» кырыенда намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлы ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе, Аллаһка сыенып, куркудан качу иде. Намазын тәмамлагач та карчык агач-куак арасыннан кулъяулык хәтле генә күренгән күк йөзенә төбәлде:

      – И Раббымыз, – диде. – Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер! Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми анысы. Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз? Бүген дә, исмен әйтеп, йөрәкне кузгаттылар…

5

      …Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар.

      – Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк кели, – диде анасы. – Сине капкасы алтын тоткалы җортка урнаштырсак, атаң көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызыкаем.

      Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай «сынды». Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиңмени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул йә аларның чатырын яндыра, йә, ат белән таптатып, сарыкларын имгәтә иде…

      Үлмәс бик тиз сынын төзәтте.

      – Мәйлең, анам, үләндерсеннәр, – диде. – Чү-чү, иртә шатланма! Мин риза димәдем, анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җолымсыз ул!

      – Вай-вай, авызың ни сүли, Үлмәс?! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен, Ходаем. Синең бәхетең – безнең бәхет, кызыкаем. Син – сыңар олан – Тәңребез бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Имче Сайрәби «саттык» йоласын үтәмәсә, сине дә бишегеңдә буар иде Ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. «Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән генә миңа сатыгыз» дип үрәтте. Аңарда өч көн, өч төн кундың, кызыкаем. «Үлмәс» атын да әбкәч үзе кушты.

      – Ызба иясен алдадыгыз, әләйсә? – дип көлде кыз. – Чур, мине алдый алмассыз, Анам. Котлыбәк йорты – тирес, улы – корт. Без алар белән туганлашмыйбыз!

      – Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызыкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне, каһәр суккыры!

      – Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, анам.

Скачать книгу