Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 16

Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин

Скачать книгу

теләп, бер-ике тапкыр талпынып авызын ачты, тик иңнәрен җыерып кулын селтәү белән чикләнде. Ахырда: «Сезнең белән соңгы сөйләшү булмас әле», – дип чыгып китте.

      Комендантның исән калган очракта үзен нәрсә көткәнен беләсе килүе аңлашыла. Аны Ватанга хыянәт итүе, фашистларга хезмәт итүе һәм кылган явызлыклары өчен Советлар ягында үлем җәзасы көтә. Иң ким дигәндә дә – егерме биш ел төрмә. Гаебен бераз булса да йомшарту нияте беләндер, кулындагы таягын «югалтты» ул, әсирләр белән кешечә сөйләшә башлады. Шул көннән башлап әсирләргә бирелә торган җитмеш грамм икмәкне йөз грамм иттерде, баланданың сыйфаты да чак кына яхшырды, чәйнең тәүлеклек нормасы ике мәртәбә артты. Ул, камерага кереп, ашау якларыннан немец солдатларының да кысынкылык күрүләрен, ә безгә паёк арттыруның ватандашларына яхшылык эшлисе килүдән икәнен аңлатты. Шулчак башка, телдән менә-менә ычкынам дип, «Гаебеңне юар өчен шулай тырышасыңмы, фашист эте?» дигән сорау килде. Тик аны кычкырып әйтергә ярамый шул, маңгаеңа пуля алуың бар.

      Егерме икенче мартка кадәр безне камералардан беркая да чыгармадылар. Совет самолётларының шәһәрне бомбага тотулары да нык кимеде, еракка ата торган туплар да нигәдер тынып калды. Тик бу тынлык давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләтә иде. Күрәсең, Кызыл Армия киң фронт буенча зур һөҗүмгә әзерләнә.

      Тәскиядән хат

      Мин йокыдан уянуга, йорт хуҗасы өстәлдәге конвертка күрсәтте.

      – Солдат, сиңа хат килгән анда, – диде ул аталарча җылы тавыш белән.

      Мин, рәхмәт әйтеп, конвертны кулыма алдым. Хат Тәскиядән иде. Аның белән хат алышу мин армиягә алынганнан соң да тукталмады. Тик менә Мәхмүзә генә… И-их, Мәхмүзә! Мин лазаретка эләгеп озак вакытлар дәваланып ятканда һәм аннан соң бу кызга тиз генә хат язып сала алмадым. Аннан да хат килүләр тукталды. Соңрак ишеттем – Мәхмүзә тормышка чыккан икән. Кызларга ышанычым бетте. Аерылышканда: «Габделхагым, мин сине мәңге көтәрмен!» – дип антлар итте, күкрәгемә капланып елады. Һәм менә сиңа мә. Мин моны аңламадым. Иптәшләремнән берсе «Ул синең турыда «үлде» дигән хәбәр ишеткәч, сораучысы барында кияүгә чыгып калыйм дип уйлады» дигән эчтәлектәге хат та язып салды. Мәхмүзәнең, әгәр мин гафу итсәм, иреннән аерылырга нияте барлыгын белгертте. Миндә дә горурлык бар: бернәрсә ишетергә дә, аңларга да теләмәдем, Мәхмүзә белән араны кырт өздем.

      Тәския хатын кырык өченче елның бишенче июнь көне белән даталап, болай дип башлаган: «Йөрәк дустыма! Онытма мине, онытмам сине. Хак дустым, сиңа меңнәрчә, миллионнарча сәламнәремне җибәреп калам. Бүген җиденче сыйныфларга татар теленнән имтихан үткәреп кайтуыма, капка төбендә бригадирым (мин беренче бригаданың агитаторы да бит әле) көтеп утыра. Аның белән бергәләп кырга сукачылар янына киттек. Басудан кайтсам, өстәл өстендә ике хат ята: берсе – синнән, икенчесе – энекәштән, ике хатны да бер тында укып чыктым. Нык арылган булса да, сиңа шунда ук җавап язарга утырдым. Хатың белән фотоңны да җибәргәнсең, хәрби кием бик килешә икән үзеңә. Рәхмәт. Дошманны арымыйча кыйнагыз, сез, үзегезне аямыйча,

Скачать книгу