Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 17
5.06.43 ел»
Тәскиянең ак кәгазьгә төшергән чиста хисләре, миңа карата күңеленнән ташып чыккан мәхәббәте мине дә әсәрләндергән иде. Фотосын зур саклык белән кулыма алып, үз итеп озак кына карап утырдым. Ачык йөз, гөнаһсыз туры караш мине тәмам әсир итте. Тыйнак кыз баланың йөрәген ачып салуы күп нәрсә турында сөйли: ярата ул мине, өзелеп ярата. Үзем дә сизмәстән бармакларым белән Тәскиянең фотосурәтен сыйпадым. Иреннәрем үзләреннән-үзләре: «Көт кенә, кайтырмын», – дип пышылдады.
Ашханәгә кичке ашка барганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар иде, Тәскиягә җавап хаты язып салырга булдым.
Берникадәр ничек башларга микән дип утырганнан соң, башына «Кадерлемә» дип язып куйдым. Бу сүз артыннан шигъри юллар тезелеп китте:
«Хат язарга менә утырдым да
Матур сүзләр эзләп карадым.
Ләкин матур итеп язар өчен
Иң кирәкле сүзне тапмадым.
Яшь күңелгә ышанып булмыйдыр шул,
Төрле уйлар килә күңелгә.
Кайчагында ялгыш алдана ул,
Ни буласын алдан белми дә.
Җил исмидер – җилләр хасил була,
Һаваларда кошлар кагынса.
Һәркем үз иленә хатлар яза,
Аны сөйсә, аны сагынса.
Дөресен әйтәм: синсез авыр миңа —
Авыр таш бар кебек күңелдә.
Мин сөямен сине шуның өчен,
Аерылмам синнән мәңгегә».
Соңгы хәлләр турында бәян иткәннән соң, аны күрергә зар-интизар булуым турында әйттем. Язганнарымны зәңгәр конвертка салып, ашханәгә барышлый, хатны почта әрҗәсенә салдым.
Егерме икенче март
Егерме икесе көнне иртән иртүк безне, камералардан чыгарып, коридорда тезделәр. Стройда унтугыз кеше. Шулардан өчесе генә сержант: мин, Мазин һәм Метелкин дигән иптәшләр. Ун очучы-офицер, калган алтысы танкистлар. Подполковник дәрәҗәсендәге комендант үзенең ярдәмчесе һәм тагын ике немец офицеры белән безнең төркем каршында басып тора. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан. Дүрт автоматчы автоматларын корсакларына терәп, бер-берсеннән тигез ара калдырып тезелеп басканнар. Әмер яңгыраса, алар кичекмәстән ут ачарга әзер.
Элекке урыс эмигранты, немец жандармериясе подполковнигының дулкынлануы юктан булмаган икән. Менә ул әсирләр тезелеп баскан төркем алдыннан атлап китте һәм, һәрберебезгә текәлеп карап, акрын тавыш белән сөйли башлады:
– Сез бүген бу атаудан портка чыгарылачаксыз. Биредә бомбалар астында калып һәлак булуыгыз ихтимал. Немец командованиесе гуманлылык принципларыннан чыгып, исәнлегегезне кайгырта. Портта пароходка утыртып, бөек Германия җирләренә җибәрәчәкләр. Сезне исән-имин илтеп җиткерүне миңа ышанып тапшырдылар. Алдан ук кисәтеп куям: качарга теләгәннәр тотылган урыннарында атылачак. Андый очраклар булгалады инде, качып ерак китә алмадылар. Үзегезне тәртипле тотсагыз, сезнең белән дә мөнәсәбәтләр нормаль булыр…
Комендантның сөйләгәннәре бер колактан кереп икенчесеннән чыга. Башта сораулар бөтерелә. Немецлар ни сәбәпле үзләренә артык йөк итеп совет әсирләрен