Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 4
Шундый ук рухтагы Ф. Әмирханга багышланган материал – үзгәрәк, язучының иҗатыннан бигрәк, Ф. Әмирхан шәхесен, рухи бөеклеген ачу максатын куя. Бер яктан, автор Ф. Әмирхан тормышын бәяләүне үз нәсереннән өзектән башлый – «бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган» яшьлек гыйбарәсенә бәйли. Акыллы, сәләтле, укымышлы Фатихның аяксыз калу фаҗигасен күрсәтә. Икенче яктан, авыр сынауларга дучар ителгән әдипнең эшчәнлеге, иҗаты югары бәя ала.
1983 елны М. Мәһдиев Г. Камалның «Йолдыз» газетасындагы эшчәнлегенә багышланган зур мәкалә эшли, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.
М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе төсендә «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана.
«Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп апаны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ачты дисәк ялгыш булмас. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: Зәйнәп Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: Мәхмүт Галәү хатыны Зәйнәпкә, Газиз Гобәйдуллин хатыны Рабигага, ирләре хакында мәгълүматлар сорап, хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.
М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы Садри Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Габдерәшид Ибраһимов та бар.
Бер үк вакытта бу чор язмаларында совет дәверенә, ул чактагы карашларга бәяләр дә күренеп китә. Әйтик, «Казан утлары» журналының 800 нче саны чыгуга багышлап язылган «Тарихыбыз көзгесе» мәкаләсендә мондый юллар бар: «Без байтак җимердек. Татарның беренче