Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 74

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      «Буби» мәдрәсәсендә укып чыккан Җ. Вәлиди әдәбият галиме, С. Җәлал язучы буларак танылалар. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова Бубыйда кызлар мәдрәсәсен тәмамлаган һ. б. (Бу исемлек әле тулы түгел. Монда партия эшлеклеләренең бик зур исемлеге булачак. – Автор.)

      «Казан утлары» нда (1969, № 12) чыккан «Буби» мәдрәсәсе» мәкаләсендә булган түбәндәге кисәкне автор «Әдәбият һәм чынбарлык» китабына (1987) кертмәгән (Г.Х.): «Буби» мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән соң дәүләт, партия аппаратында, фән-әдәбият, мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галиме доцент Җ. Вәлиди, язучы С. Җәлал, шагыйрьләр Нәҗип Думави, Г. Биги, Д. Гобәйди – заманында «Буби» да белем алган яки эшләгән кешеләр. Болардан тыш, «Буби» шәкертләреннән кайберләренең соңгы язмышы белән танышу кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Г. Мостакаев мәдрәсәдән соң Бельгиядә Энергетика институтын, Зыя Мөҗәвиров Америкада Тау институтын тәмамлап, совет промышленностенда эшлиләр. Тәкыюлла Алиев Мәскәү Энергетика институтын тәмамлый. (Ул Березники, Караганда һ. б. урыннарда баш инженер булып эшли.) Гобәй Балтанов – Татарстан Мәгариф комиссары урынбасары була. Миргаяз Алиев, Хөршидә Назирова, Зәйтүнә Назирова Татарстан Үзәк башкарма комитетында, Мәрьям Зәйнуллина партия өлкә комитетының хатын-кызлар бүлегендә эшлиләр. Мирза Алиев егерменче елларда партия тарихы, социология, дарвинизм буенча татарча кулланмалар чыгара. Гобәйдулла Госманов – Алабуга педтехникумын оештыручылардан берсе. Зәки Алиев – Минзәлә Өяз мәгариф бүлеге мөдире. Лотфи Гаделев Уфа радиокомитетында эшли. «Буби» шәкертләренең бик күбесе гражданнар сугышы елларында хәрби комиссарлар буларак танылалар. Нәҗип Искәндәрев 2 нче Армия политбүлегендә һәм ЧОН отрядларында була. Нәби Мансуров Төркестан фронты политидарәсендә эшли, Коканд шәһәрендә «Фирганә» исемле газетаны оештыра һәм аның редакторы була. Сәлим Әминев Алабуга педтехникумында укыта. Абүсәгыйт Шакиров соңыннан Казанда медицина институтын тәмамлый һәм врач буларак таныла. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар театрына нигез салучылардан берсе Габдрахман Мангушев – шулай ук «Буби» шәкертләре. Соңгы вакытта өлкән буын вәкилләреннән алынган хатларга караганда, Әгерҗе, Вятка ягындагы беренче совет мәктәпләренә нигез салучылар, мәгариф фронты хезмәткәрләренең зур күпчелеге «Буби» шәкертләре булганнар. Зәйнәп Максудовада, мәсәлән, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән «Буби» шәкертләренең исемлеге бар. Д. Гобәйди – шуларның берсе».

      161

      Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 38.

      162

      Октябрь яшьләре. – 1924. – № 3–4.

      163

      Этой публикации предшествовала объёмная статья Магдеева «Луч света в царстве схоластики» (28 стр. машинописи), датированная рукой автора: 14.Х.74. Статья была дана для ознакомления коллеге-журналисту, в результате чего тот выступил в печати со своей публикацией, в которой широко использовал материал статьи М. Магдеева, вплоть до дословного переписывания целых абзацев и выражений из статьи Магдеева. Статья Магдеева вышла в феврале 1975 года в сокращённом виде под названием «Учёный Каюм-бабай». Рукопись статьи «Луч света в царстве схоластики» хранится в домашнем архиве писателя. – Г. Х.

      164

      Об этом см.: Ленин В. И. Полн. собр. соч. – Т. 28. – С. 514–515.

      165

      «Записки Императорского Ру

Скачать книгу