Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 70
Дәфгъ кылу – кире кагу.
53
Мәкалә Г. Рәхимнең 75 еллыгына язылган була (кулъязмадагы дата – 12.04.1967), баштагы исеме – «Гали Рәхимнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге» (кулъязма, 35 бит, язучының шәхси архивы). 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш була, ләкин җыентык М. Мәһдиевнең мәкаләсе аркасында туктатыла, таркатыла. (Бу хакта язучының «Ачы тәҗрибә» китабының икенче кисәгенә керәчәк «Янартаулар итәгендә» дигән бүлегендә укырга була.) Мәкалә, кайбер үзгәрешләр белән, беренче тапкыр «Казан утлары» журналында (1978, № 7), шактый кыскартылып, «Бүген дә хәрәкәттә» дигән исем белән чыга. – Г. Х.
54
Xасанов М. X. Галимджан Ибрагимов. – Казань, 1969. – С. 248.
55
Абдуллин М., Батыев С. Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. – Казань. – 1972. – С. 157–158.
56
Шушыннан соңгы кисәк кулъязмада булып та китапка кермәгән (Г. Х.): «Сталинның «черек либерализмга каршы» көрәшкә чакыруы уңае белән, 1931 елда татар интеллигенциясе арасыннан күп кенә кешеләр гаепләнә. «Идел» повесте өчен (1923 елда басылган) татар тәнкыйтендә шактый эчкәре киткән нәтиҗәләр ясалып гаеп ташланган Гали Рәхим мондый шартларда, әлбәттә, беренче чиратта күзгә чалына. 1931 елның 8 маенда ул кулга алына һәм 5 елга хөкем ителә. Дәүләт архивында Г. Рәхимне намуслы хезмәте өчен Ак диңгез – Балтыйк хезмәт-төзәтү лагереннан срогыннан алда азат итү турындагы белешмә сакланган. Ул 1934 елның 22 августында Кукмарада яшәү шарты белән азат ителә».
57
Казан дәүләт университеты архивы, ЛС., 2 тасв., 4а эш.
58
Бу кисәк китапка шактый кыскартылып кергән. Кулъязмадагы варианты (Г. Х.): «Китапханәнең көнчыгыш секторындагы кулъязмаларны пагинацияләү эшен Г. Рәхим башлап җибәргән дисәк тә ялгышмабыз. Ләкин, китапларны һәм кулъязмаларны беренче кат эшкәртү тәмамлану белән, аның штатын кыскарталар. 1936 елның 13 гыйнварыннан Г. Рәхим шул ук хезмәтне көнлекләп ялланып башкара. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең читен кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елда кулга алынганчы шунда эшли. Шәхес культының кырыс законнары нигезендә ул гаепсезгә 1943 елга кадәр төрмәдә ята һәм, сәламәтлеге какшагач, Казанда яшәмәү шарты белән азат ителә. Авыру, хокуксыз, икмәк карточкасыз һәм квартирасыз хәлдә йөреп, ул 1943 елның 3 мартында ялгызлыкта үлә. Дистәләрчә еллар буе совет фәненә хезмәт иткән галимне кул чанасына төреп салып, зиратка илтеп күмәләр».
59
Йолдыз. –1909. – № 377.
Тиҗарәт – сәүдә.
Хили – байтак.
Мәэмүл – ихтимал.
Кәнҗ – яшь.
Ифадә – аңлатып бирү.
Кабилиять – сәләтлелек.
Тәхсин – яхшы күрү.
60
Йолдыз. –1914. – № 1108.
61
Аң. – 1913. – № 8.
62
Аң. – 1914. – № 16–17.
63
Корылтай. – 1917. – 7 июль. – № 2.
64
Корылтай. –