Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 50
– Тыңлыйсыңмы? – дип, терсәк очы белән Мирсәеткә төртеп куйды Вахитов.
– Тыңлыйм, – диюдән башка чарасы юк иде Мирсәетнең. – Гайрәтле егет күренә.
– Хәтереңә киртләп куй: бу егет милләтнең генә түгел, җирнең астын өскә әйләндерергә сәләтле.
– Күрәм… Ишетәм… – Һәм бер-бер артлы сораулар яудырырга кереште Солтангалиев. – Фиркалеме үзе? Тоткан мәсләге ни? Социал-демократ түгелдер ич?..
– Социал-демократ. Әмма бу кешенең җегәре фирка кысаларына гына сыя торган түгел. Барын да көтәргә мөмкин үзеннән…
– Алай икән. Алкиннар турында ишеткәнем бар иде. Монысын беренче кат күрүем.
– Алкиннар – затлы нәсел. Әмма Ильяс – үзгә! Гүя эчендә җен бар, вулкан… Шуны исеңдә тот!
Мулланур Вахитовның һәр сүзен дикъкать белән тыңлады, хәтеренә салып барды Мирсәет. Әмма пышылдашу өзелеп калды шул урында, прапорщик Ильяс Алкин, үзенең чыгышын тәмамлап, Гаяз Исхакый янәшәсенә барып утырды. Өлкән әдип тә ошаткан иде аның чыгышын, ике кулын биреп тәбрик итте.
Шунда, мәҗлес рәисе урыныннан торып йомгаклау эшенә керешәм дип торганда, залның әле бер, әле икенче почмагыннан сүз сорап кычкырган авазлар ишетелә башлады. Рәис һәр өч корылтайның үз планы, үз мәшәкатьләре булуын ипле генә аңлатмак иде, тик барыбер кузгалган ыгы-зыгыны баса алмады. Икеләнеп калды теге, янәшәсендә утыручылар белән киңәшләште һәм инсафлы гына әйтеп куйды:
– Соң, алай сүз сораучылар булгач, берәр иптәшкә сүз бирик булмаса… Кем? – дип, залга карап куйды.
Мирсәет сискәнеп куйды кинәт. Янәшәсендә дәшми-нитми генә утырган Мулланур Вахитов әллә ни арада гына сикереп торды да, башкалар аны-моны абайлап өлгергәнче, сәхнәгә менеп басты.
– Мөселман социалистлары комитетыннан. Большевик Мулланур Вахитов, – диде, һәр сүзенә басым ясап. Аз сүзле, ачык һәм төгәл итеп сөйли иде ул.
Иң элек әлеге мәҗлестә катнашучыларга фиркадәшләре исеменнән сәлам күндерде. Аннары Вакытлы хөкүмәт сәясәтен теткәләп салды, аның хезмәт ияләре вә пролетариатка каршы юнәлтелгән чын асылын күрсәтте. Шунда ук мөселман кадетлары белән мөселман эсерларының да дөрес булмаган сәясәтенә эләктереп узды. Төп максаты хезмәт ияләрен коллыктан азат итү булуын ассызыклады.
Сәхнәгә ничек көтмәгәндә өермәдәй килеп чыкса, шулай җәлт-җәлт үз фикерләрен ачык итеп сөйләде дә кире урынына төшеп утырды Вахитов. Ни дияргә, ничек каршы төшәргә дә белми калдылар үзенә.
Өч съездның берләштерелгән утырышы шуның белән тәмам булды. Мирсәет белән Мулланур залдагы ыгы-зыгы һәм тантанадан тиз генә аерылу, китеп бару ниятендә иделәр. Әмма ерак китәргә өлгермәделәр – кемдер, арттан куып җитеп, Мирсәетне беләгеннән эләктереп алды.
Борылып караса, ни күрсен – каршысында Зәки Вәлиди басып тора.