Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 51

Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев

Скачать книгу

төпченүен дәвам итте Вәлиди.

      Мирсәет ул кадәресен белми иде, әлбәттә.

      – Гыйльми хезмәтең, – дип җавап бирү белән генә котылды һәм шундук, вакытның шактый кысан булуын истә тотып, Зәкинең Казанда ни эшләр бетереп йөрүе белән кызыксынды.

      – Менә йөрим әле шунда, – булды җавап. Ачылырга теләмәде Вәлиди. – Тыңлыйм… Күзәтәм… Һәм тора-бара бер-бер нәтиҗә дә ясап куймагаем…

      – Серле сөйләшәсең әле син. Мин белгән Зәки Вәлиди ачык, эчкерсез иде кебек…

      – Заман кешене генә түгел, таш кыяларны да үзгәртә. Нишлисең, – дип, җилкә сикертеп куйды Зәки.

      – Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…

      Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез! – дип, шагыйрь Дәрдемәнд язган бит әле. Шул шигырьдәге сыман килеп чыга дисең инде, алай булгач.

      – Беләм, күреп тә, укып та яхшы беләм Закир әфәндене. Милләт каһарманы! Бөек зат!

      – Син бәхетле, якташ, – дип, ихластан әйтеп куйды Мирсәет. – Галимнәр, язучылар белән аралашып яшисең. Шагыйрьләрне беләсең. Көнләшеп карыйм мин сиңа.

      Әмма Вәлиди, ни өчендер, дәшмәде. Әллә нәрсәдән генә кәефе кырылып, уйга калып торды гел. Йөзендәге яктылык та сүрелгәннән-сүрелә барды, бая күрешкәндәге көләчлеге дә вакытлы гына булган икән.

      – Ә үзеңне нинди җилләр китереп ташлады бу якларга? – дип сорады ул бераздан, сүз югыннан сүз булсын дигән кебек кенә.

      – Менә әле яңа гына социал-демократлар партиясенә кердем, – диде Мирсәет, онытып торам дигән сыман кабаланып. – Хәтерлисеңме, теге чакта Шәрәфләр матбагасы янында очрашкач, син миңа ни дигән идең?.. Сүзгә-сүз кабатлый алмамдыр, бәлки. Әмма аның мәгънәсе җанга сеңеп калды. Казанга килү татар баласы өчен ул газиз әнкәсе янына кайтуга тиң. Син нигә Казанга килдең, дип түгел, син нигә Казанда түгел әле, дип сорау дөресрәк булыр, дигән идең. Хәтерлисеңдер, Зәки әфәнде.

      – Хәтерләмим, – диде Вәлиди, ул хакта сөйләшәсе килмичә. – Үсмер чакта ни әйтелмәс.

      Мирсәет куертмады сүзне. Үзе дә сизмәстән «син» нән «сез» гә күчте ул.

      – Әллә сез дә Казанга киләсезме, дип чакырырга теләвем иде, Зәки әфәнде.

      – Монда ни эшләргә тәкъдим итәсең?

      – Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерәбез һәм илдә эшче-крестьяннар җәмгыяте корабыз, Зәки әфәнде.

      – Шуннан ни була?

      Әллә аңламый, әллә үртәп сөйләшә иде ул. Моны күреп, Мирсәетнең дә кәефе кырылды, әлбәттә. Байтак ара дәшми атладылар. Йөри торгач, Черек күл янына килеп чыкканнар икән. Мирсәетнең китәр вакыты якынлаша иде, шуңа әледән-әле сәгатенә күз төшереп барды.

      – Идел-Урал буйларында үзебезнең республиканы игълан итәрбез. Кайт, Зәки әфәнде, кайт син Казанга!

      – Ю-у-ук, – дип, көтмәгәндә кинәт җанланып, кулларын бутый-бутый сөйләргә кереште Вәлиди. Күкерт сыман кабынды. Ераграк китеп, аулак җиргә барып чыгуларын гына көткән икән. – Юк, булмый да, килмәем дә… Сөйләмә, тыңламаем… Монда минем кебекләр буа буарлык! Күрмәдеңмени әнә нинди мәһабәт залга сыеша алмыйлар. Этешәләр-төртешәләр.

Скачать книгу