Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Нурислам Хасанов страница 11
Хәлим Гөлсемне күз алдына китереп үз хатыны Мария белән янәшә куеп, юри чагыштырып карады. Янәсе, син кайсын сайлар идең? Күңелең кемгә тартылыр, аякларың кем ягына атлар? Әлбәттә, ул, ике дә уйламыйча, Гөлсемне сайлар иде… Мариядән күңеле бизгән инде… Ирне ир дип санламый, төрле кимсетүләр, хәтта рәнҗетүләр хәттин ашты шул. Берсе дә истән чыкмый. Баштарак тормышлары ярыйсы гына башланып киткән күк иде. Әкренләп күңел кояшы сүнгәннән-сүнә барды. Моңа сәбәпләре дә туа торды. Аннары аның элек бергә йоклаган бүлмәгә керәсе килми башлады. Мариясе бүлмә стеналарына әти-әнисенең рәсемнәрен, бар булган тәреләрен, иконаларын элеп куйды. Янәсе, алар рухы янәшәсендә яшәсен, үзләрен гел искә төшереп торсын!.. Карават башында да тәре, аяк очларында да тәре. Барысы да күңелгә тиде, алар Хәлимне үз итмәгәндәй, чекерәеп «карап» торалар. Чекерәйгән Мария күзләрен дә хәтерләтәләр. «Нәрсәгә кирәк бу тәреләр?» – дип әйтсәң, һаман да бер сүз, дау: «Торсыннар!» – һәм бетте-китте… «Синең анда эшең юк…» Нигәдер Хәлим, күңелгә тигән ул сурәтләргә карагач, төннәр буе йоклый алмый чыга иде. Аптырагач, ул үзен «урыс малае» дип тә күз алдына китереп карады. Барыбер күңеле ятмады, тынычлыгы качты, сөймәс җанга әйләнеп калды ул. Бар булган тынгысызлыгы, тискәре хис-тойгылары җанында көчәйгәннән-көчәйде. Ахыр чиктә ул, психикасы бозылып, авыруга сабышудан да курыкты. Барыбер дә Мариясе аны төрлечә гаепләп орыша бирде, әйтмәгән сүзләре калмады. Хәтта берсендә «чаплашка» дип тә ычкындырды. Шуннан соң ул үзен түбәнсеткән бу сүзне күтәрә алмады. Ниһаять, үз «чанасына» утырмаганлыгын аңлап, өйдән чыгып ук китәргә мәҗбүр булды. Гәрчә ул шулчакта, үземә бер куыш табармын әле дип уйлаган иде, болай каңгырып йөрүләрен күз алдына да китермәде.
Эскәмиядә аптырап утырган Хәлим янә тәмәкесен кабызды. Тәмәке дә аның йөрәк януларын баса алмады, борчулары гел үзенекен итеп, әкрен генә эчтән көйдерде. Ул барысы өчен дә үзен генә гаепләде. Туганнарының: «Үзеңә тиң, үз кешеңне табарга тырыш», – дигән сүзләрен соңгарып кына аңлады. Инде дә шушы көнгә калгач, язмышыңа үпкәләүдән ни файда?..
Ярый әле ул бүген көтмәгәндә шушылай Гөлсем белән очрашты. Аңа аның тыйнак кына елмаеп куюлары ошап китте, ниндидер якынлык та сизеп, аңа карата хөрмәте артты… Эшчәнлеге, булганлыгы күренеп тора. Андый кеше белән бер сөйләшеп утырулары да ни тора!..
Хәлим тәмәкесен сүндерде дә Гөлсемгә карата туган уй-фикерләре белән рухланып алгандай итте, аннары торып, каршыдагы йортка таба китеп барды…
Бу вакыт Гөлсем үз подъездларын җыештырырга керешкән иде. Ул монда да шул ук тәртипсезлекләрне күрде. Тәмәке төпчекләре, шул ук буш шешәләр көтеп алды аны. Әле бер почмакта энәле шприцлар да аунап ята иде. Ул аларга, тотынырга шикләнеп, курка-курка гына үрелде. «Болары наркоманнар эше инде, – диде, ризасызлыгын белдереп. – Кешегә үлем китергән шушы зәхмәтне каян, кем уйлап чыгаргандыр?! Шуңа киртә куялмасыннар инде… Бу яшьләрне болай шашындырырга нигә кирәктер? Урман кистертсәләр, таудан таш чыгартсалар белерләр иде кирәген,