Минем яратканнарым / Мои любимые. Ринат Маннан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Минем яратканнарым / Мои любимые - Ринат Маннан страница 8
Бака керә төшемә.
Каз үләнен күреп алсам,
Казны искә төшерәм.
Куян балтырганын өзсәм,
Куян керә төшемә.
Ә аю баланын күрсәм,
Аю абыйны, әлбәттә,
Шундук искә төшерәм.
Кычытканны өзсәм, бетте! –
Хатын керә төшемә…
Бер чакрым читләтеп узам, –
Нигә тиим? Өшәнмим!
Туфли
Җиргә бассам әгәр, курпы, камыл Аяк табанымнан мине таныр – Якынлыгым килә әнә каян! Һәр көн саен җиргә якынаям.
Бар иде заманалары,
Уйласаң, башың чатнар! –
Кечкенә тәпиләремә
«Платформа» кигән чаклар.
Калынлыгы, сиңа әйтим,
Булгандыр дүрт-биш бармак.
Күрәсең, җирдән мин элек
Торганмын ничек ерак.
Хәзер ки яңа тормышта
Мин киямен ни калган.
Чебен канаты кадәрле
Табан асты – юкарган.
Яңаларын кияр идем –
Акчасын алыйм каян?
Шулай итеп һәр көн саен
Мин җиргә якынаям!
Җиләк урыннары
Төшләремә керәсең дә, Үзеңә сөйләп булмый. Истәлекләр урманында Хис була, җиләк булмый.
Кая киткән әле җиләк?
Югыйсә җиләк ае!
Күпме йөрим бу урманда –
Хис кенә монда, әйе…
Кая киткән әле гөмбә?
Югыйсә гөмбә ае!
Күпме йөрим бу урманда –
Хис кенә монда, әйе.
Ничек яшәп була соң ул
Җиләк җыймый, как коймый?!
Хисләнеп була, әмма дә
Хис белән тамак туймый…
Очрашу
Карәхмәт, туганым, синме? Сәлам! Нигә соң ят күрә сине каләм? Син бит үлемсез: җитсәң дә бире, Зинһар, төкермә шигыремә, яме!
Әй сагындым Казанымны,
Кабан күлен, Тукайны.
Карәхмәт, туганым, синме?
Кайттым бит, агай-эне.
Трамвай читләтеп уза
Зоопаркны, беләм.
Сөбханалла, барып җиттем,
Бар җанварларга сәлам!
Эшләпәмне алдым кулга,
Торам дөя алдында:
– Әй, төкермә чалбарыма,
Сатып алдым Лондонда.
Пинжәгем дә минем шуннан.
Нәрсә, нәрсә? Күрексез!..
Туфлием дә шуннан әле,
Носкием да, вәт, юньсез.
Җылытты
Төренеп тә җылынып булмый, никтер үзәгем өши… Тизрәк кайт инде яныма, минем кадерле кешем!..
Майка кидем, күлмәк кидем,
кәчтүм кисәм дә өшим.
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем.
Пәлтә кидем, тун да кидем,
толып кидем һәм… өшим.
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем.
Төрендем чүпрәк-чапракка,
шулай