Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.). Габдулла Тукай

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.) - Габдулла Тукай страница 3

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.) - Габдулла Тукай

Скачать книгу

семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.

      Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше, чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез18 бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.

      Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

      Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

      Бу яңа ата-анамның хәлендән бераз язып китим әле.

      Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде.

      Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.

      Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

      Мин, байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур орга`ннарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.

      Бервакыт шулай, байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым.

      Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.

      Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

      Мин дә атланыр идем, акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.

      Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.

      Аннан соң җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.

      Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.

      Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» – дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

      Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең19 мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

      Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.

      Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

      Шулай мәшәкатьләнә торгач, Кырлай исемле, бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше,

Скачать книгу


<p>18</p>

Мөддәтсез – сроксыз.

<p>19</p>

Тукайның Зиннәтулла бабасы гаиләсе.