Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.). Габдулла Тукай
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.) - Габдулла Тукай страница 6
Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.
Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә – эш белән үтте.
Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки31 мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.
Җитмәсә тагы, теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» – дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.
Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.
Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.
Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.
Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.
Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулдан киләләр иде.
Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.
Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге32 йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.
Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.
Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугры килде.
Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны33 берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.
Саҗидә апай, чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады.
31
Шөйлә ки – менә шулай.
32
Шәриге – мәдрәсәдәге сабакташы.
33
Тәхаттырларны – үткәннәрне искә төшерүне.