Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.). Габдулла Тукай

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.) - Габдулла Тукай страница 8

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.) - Габдулла Тукай

Скачать книгу

итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.

      Кайчан да булса бервакыт хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем», – дип көтә идем.

      Берзаман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.

      Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә кидем дә, үземнең иске киемнәремнән бүркемне, «бервакыт кайтып карармын» дип, очырмага яшереп саклап куйдым. Бу да гаҗәп эшләремнән берсе булды.

      Шуннан соң Кушлавычта берничә көн генә тордык та Бәдри абзый белән Җаекка таба юнәлеп чыгып киттек.

      Бер тәүлек кадәрле баргач, Казанга килеп кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк), бер урынга туктадык.

      Шулвакыт күрдек ки, безгә таба күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше җөгереп килә.

      Бу минем яныма килгәч тә: «Әле син теремени?! Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде; әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың», – дип, мине алып китте.

      Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да егълады.

      Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем.

      Бу ата-анамның, мин аерылып торган мөддәттә, әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа Бистәдә булып, хәзер Иске Бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде.

      Ул кичне шунда кундым. Иртәге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып җуындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде.

      Ул мине нумирга37 Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә «Мәрьям ана»лар бирмәкче булса да, мин: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», – дип, нидәндер кабул итмәдем.

      Без торган нумир бик начар да, бик яхшы да түгел, уртача гына бер нумир иде.

      Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык.

      Ниһаять, безнең көткән Алты-биш Сапыемыз, килеп, без торган нумир күршесенә төште.

      Ул килеп, берничә көн торгач, Бәдри абзый мине аның нумирына күчерде дә, үзе, миңа алты данә икешәр тиенлек 12 тиен акча биреп, авылга кайтып китте.

      Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә җуатты-җуатты да китеп барды.

      Ул киткәч, мин Алты-биш Сапый вә хатыны янында калдым.

      Бу шәһәрдән килгән кешенең киемнәре вә сөйләшүе миңа ят тоела иде.

      Мәсәлән, ул сүз арасында: «Мин өлкән кеше», – дип ычкындырса, мин бу «өлкән» дигән сүзне һич аңлый алмый идем.

      Алты-биш

Скачать книгу


<p>37</p>

Нумирга (номерга) – кунакханәдәге бүлмәгә.