Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 24

Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов

Скачать книгу

счастливый путь! – дип, тәрәзәне ничек шапылдатып ачкан булса, шулай шапылдатып яба.

      Икенче кеше үтеп барганда, тагын шул ук күренеш кабатлана:

      – Счастливый путь!

      Безнең авылда Вагыйзь абыйның гына ике кушаматы бар. Берсе – Герман, чөнки бу – аның яраткан сүгенү сүзе. Икенчесе соңгы елларда гына тагылды. Анысы – Күкеле сәгать. Әйе шул. Нәкъ тәрәзәсе шалт итеп ачылып, аннан ялт итеп Вагыйзь абый башы атылып чыкканга, авылдашлары таккан кушамат. Авыл тарихында булмаган байлык, бер кешегә ике кушамат.

      Эчмәгән, сүгенмәгән Барый белән Вагыйзь гомер буе сүзгә килде. Әмма үзе акча сорап керде. Барый абый, безгә килгәч:

      – Теге юләр тагын керде. Хөснурый, шактый бирәчәге бар, тагын акча сорый, бирмәдем. Җанга тиде. Бирмәкче идем инде берәрне, тирес белән тирес булмыйм, дидем…

      Үз гомерендә фашисттан башка бер җанварны да рәнҗетмәгән Барый абый кешегә сугамы соң инде? Ышанмагыз, аның сөйләшүе генә шулай.

      Ә Вагыйзь абыйга бераз кирәк иде. Барый абыйдан чыккач, әллә нәрсәләр кычкыра:

      – Акча жәлләп, бер катасың әле син. Ул консервыңны ашап, бер кадалмаса, бер кадалыр тамак төбеңә кылчык.

      Барый абый бер стаканнан артык аракы эчмәде. Ә өендә һәрвакыт аракы тотар иде. Ул фронтовик дуслары Масупа Ибраен, Сәмигулла абыйларны кунак итә. Тәмләп гәпләшеп утыралар, фронтта, яшь чакта булган хәлләрен иркенләп сөйләшәләр. Сөйләшәләр дигәннән, Ибраһим абый беркемгә дә сөйләргә ирек бирми. Чөнки ул өендә үк әйбәт кенә чеметеп килә.

      Нинди чәүчәләк, холыксыз Сәмигулла абый да аның гадәтен белә, сүз әйтәм дип авызын ачмый, чөнки бу омтылыш мәңге тормышка ашмаячак.

      – Хәтерлисеңме теге Хөснетдин бабайларның Бакырчы чишмәсе юлында күмер яндырганнарын? – дип сорый ул Барый абыйдан. Үзе дә сөйләшергә ярата торган Барый абый авызын ачмакчы гына була, Ибрай абый:

      – Тукта, сүзеңне онытма, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – дип элеп алып китә. – Менә шул күмер базына ташыдым бит утынны. Ә кемнәр белән икәнен беләсеңме?

      Барый абый нидер әйтмәкче булып, урынында кыбырсып куя, ләкин юкка гына, чөнки Ибраһим абый яңадан:

      – Тукта, онытма сүзеңне, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – ди кабат һәм, ике-өч сәгать шулай иркенләп сөйләшкәннән соң, капкадан чыгып барганда да, Ибраһим абыйның сүзе шул була: «Тукта, сүзеңне онытма…»

      – Уф! – дип куя, капканы япкач, Барый абый. – Бу Масупа шайтан бер сөйләшергә ирек бирми, ә югыйсә әллә нәрсәләр искә төшкән иде…

      Ул «нәрсәләрне» миңа сөйли, эчен бушата. Юкса көне буе өйдә берүзе бит.

      – Менә безнең Мөхлис Себердә жуликлар белән йөри бит, энекәш. Инде хат та язып карадым, кайт исән чакта, дидем – тыңламый. Үз башына шаша бу, менә күрерсең. Туган бит, бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта.

      Нургаян булдырды анысы, беренче класслы шофёр, авылда андый шофёр юк, почти механик бит инде ул, шулай бит, кәкә? Машинаны Гаяз абыйдан ким белми. Кичкене дә бетерде, институтка да барып керде, гаилә ишле бит, ташлап кайтты. Ярар, нәрсәгә инде

Скачать книгу