Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 26
Бөтен эш коралларының багажникта үз урыны бар. Балта, чүкеч, бәләкәй пычкы, кадак суыргычы бер тирәгә, ике куллы пычкы рамга, утыргыч артына ук струк, рульгә ышкы, кирәк булганда, багажникта фуганок, колун, кувалда кебек эш кораллары бәйләнә, һәрберсе киндергә төрелгән, сәпиднең буявын кырырлык түгел. Ә сәпид ялтырап тора, бер тузан бөртеге, бер тамчы май табы күрмәссең. Абзый аны әнисе сабыен юган кебек чистарта, сөртә. Майлый, бора, көйли һәм соңга таба аның белән сөйләшә үк башлады. Сәпидне саклауга килгәндә, Барый абыйны уздыручы юк. Кибет янында кызулый да ике чат педальне әйләндермичә төшә, велосипедның тизлеге өе янында беткәч, Исхак абыйлар яныннан олы түгәрәк биреп, капка төбенә килеп туктый.
– Тормызы бетә, кәкә, тормызы бетә, шуңа саклыйм. – Бурсык урманына китә, таудан велосипедын тотып төшә, икенче якка этеп менә. Әйберне ватып, җимереп, изеп яшәгән авылдашларның моңа да теле тими калмый. Саранлыкта гаепләделәр, исәргә санадылар.
Ни өчен шулай мәрхәмәтсез икән бу кешеләр? Ул бит гомере буе аларга хезмәт итте, алачыкта әйберләр ясады, каралты-кураларын төзәтте, түбәләрен япты. Бер гөлне, кошны, кешене рәнҗетмәде, ә аның сәпиден саклап тотуы да кемнеңдер эчен пошыра, бавырына тия.
Гомер буе ике куллы пычкы белән үзе генә утын кискән абзый өчен урманда утын турау авыр түгел иде. Урманчылыкка барып, акча түли дә трактор белән алып кайта. Атна буе шуңа сөенеп, очып йөри, үзе кисә, яра, матур итеп өя дә миңа күрсәтә.
– Бетә Әгъзамнарның сәпиде, карамыйлар, – ди ул, – ә минеке чыдый әле, тагын ун елны эх тә итми.
Сәпиден мендәргә салып йоклатса да гаҗәпләнмәс идем. Мәчесен дә бик яратты, аның белән сөйләшүләрен тыңлап торсаң исең китәр. Ул безнең Юлдашны якын күрде, кызганды. Этебез өч аяклы, әллә капкынга эләкте, әллә аттылар мескенкәйгә. Өстерәлеп кайткан аягын үзе чәйнәп өзде, шешенгән аягы аны теге дөньяга алып китүен сизенгәндер, бичаракай. Ул мине иске мәктәп капкасына кадәр озатып куяр, дәресләр беткәч көтеп торыр иде. Расписаниене яттан белә, минутка-минут килеп баса. Алдан кайткан көнне өйдә каршылый һәм, ачуланма инде дигәндәй, читкә карый.
– Билләһи, Вагыйзьдән акыллы бу, теле генә юк, – дип көлә Барый абый. – Бу бит әйтмичә дә аңлый, ә теге әйтсәң дә аңламый.
Сөя-иркәли этне, бүтән кешене якын җибәрми торган маэмай абзыйның олы, изге җанын авылдашларга караганда тизрәк аңлаган, күрәсең. Уйнап өрә, җиңнәреннән тарта, аяк араларыннан йөри, муеннарын кашыта, кулларын бирә, тезләренә башын салып, күзләренә карап ята.
Үрдерергә бәрәңге чыгару әле безнең истә дә юк, ә Барый абый инде күптән чыгарган.
– Соңга каласыз, вакыт бит инде. Мин бер атнадан утыртам.
Җир чыгып, әз генә кипшерүгә, ул бәрәңге бакчасын казый