Кырлай кызы Айсылу (җыентык). Альберт Гадел

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кырлай кызы Айсылу (җыентык) - Альберт Гадел страница 9

Кырлай кызы Айсылу (җыентык) - Альберт Гадел

Скачать книгу

алмаска, һәр сәүдәгәр ирекле, аны ханның ярлыгы яклый. Кем дә кем берәр сәүдәгәрне рәнҗетсә, аның бүреген салдырырга башы белән.

      Һәр сәүдәгәргә ярминкә капкасы ачык.

      Барчагызга да Аллаһының рәхмәте яусын. Көндезге намаздан соң Бөек хан ярминкәгә киләчәк. Бөек ханны көтегез!

      Сөрәнче төргәген корал кебек тотып, тәкәббер кыяфәтен саклап чыгып китә. Супер пәрдә ачыла. Кошлар сайрый, кәрван башы Мәхмүт чишмә янына килеп су эчә.

      Салмак бию көе яңгырый. Иңнәренә кувшиннар күтәреп, милли киемнәрдә дүрт кыз чыга. Алар төрле матур хәрәкәтләр ясап бииләр. Мәхмүт кызларга сокланып, карап утыра… Кызлар биюләрен тәмамлап, чишмәдән кувшиннарына су алып, кыр казларыдай тезелешеп чыгып китәләр.

      Мәхмүт тә, су эчеп, битен чылатып, үз эше белән китә. Рус халык бию көе яңгырый. Кулына кувшин тотып, су алырга дип, Игнат килә. Аның кәефе күтәренке, ул, күбәләкләр куа-куа, бию хәрәкәтләре ясый… Ерактан Афанасий тавышы ишетелә.

      Афанасий тавышы. Игна-а-ат, Игна-а-ат! Кая китеп югалдың?

      Игнат. Мин хәзер, хәзер, Афанасий дәдәй, менә су алам да…

      Чишмәдән кувшины белән су алып, ашыгып чыгып китә. Идел буеннан Акъегет белән Казилә йөгерешеп керәләр, алар бер-берен куышып уйныйлар. Музыка яңгырый, кара-каршы җырлыйлар.

      Сибелә таңның кояш нурлары

      Кәрван чатырлары өстенә.

      Болыннарда чәчәк, күңелемдә

      Син генә тик, син генә.

      Кәрван юллары үрләр менә,

      Иркәләр, сөяр ярым син генә.

      Көтмәгәндә сине таптым,

      Ничек татлы йөрәк тибеше.

      Кәрван юллары үрләр менә,

      Иркәләр, сөяр кешем син генә.

      Кәрван юллары үрләр менә,

      Иркәләр, сөяр ярым син генә.

      Акъегет. Казилә, беләсеңме, безнең кәрван сәүдә кәрваны гына түгел, ул – бәхет кәрваны да. Мин бәхетле, шушы кәрванда килеп сине таптым.

      Казилә. Акъегет, мин дә бик-бик бәхетле, сине очраттым, мәхәббәтемне таптым. Явыз убыр Аждаһа белән Әҗәлдән коткардың.

      Акъегет. Казилә, миңа кияүгә чык! (Кызны күтәреп кулына ала, шаярып бөтерелә.)

      Казилә (оялып). Мин риза-а-а, Акъегет.

      Җырлыйлар.

      Кәрваныбыз ерак юллар узды,

      Идел кичеп, бөек таулар үрде.

      Бәхет, үзе эзләп, безне тапты,

      Син сөекле чибәр бер затны.

      Кәрван юллары үрләр менә,

      Иркәләр, сөяр ярым син генә.

      Олы юлдан узган кәрваннарның

      Һаваларга оча тузаны,

      Мәхәббәтең уртак булса гына,

      Сизелми гомерләрнең узганы.

      Кәрван юллары борма-борма,

      Иркәләр, сөяр ярым син генә.

      Җыр тукталуга кара киемнәргә киенгән яшь хатын-кыз килеп чыга, ул – Аждаһа. Аның кулында зөбәрҗәт ташлардан тезелгән муенса-гәрәбә.

      Аждаһа. Әй егет, шушындый чибәр кәләшеңә алып җибәр әле шушы зөбәрҗәт муенсаны! Бөтен ярминкәне бетереп эзләсәң дә мондый затлы муенсаны таба алмассың. Болгар осталары

Скачать книгу