Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 38
Бай:
– Җиназадан соң кайтсак, безне көтмичә, кайбер нәрсәләрне җыя, төйи башларсыз! – диде дә кузгалды.
Аның белән башкалар да чыктылар.
Төн караңгы, күк йөзе болытлы, аз гына җил дә чыгып тора, күлнең тулкыныннан йөрәккә бер шомлы тавыш килә иде. Тулы ай болыт арасыннан бер генә күренде дә бөтенләй югалды. Даланы куе караңгылык басты. Ала айгырны бүген таң ашырырга булдылар. Юныс карт Карлыгач атланып кайткан юртакны менде.
– Җылкыны авылга кайтармам, туры Кызыл-Комга китәрбез, – дип кычкырды да көтүгә китте.
Башкалар ак өйгә керделәр. Җәйләү тынды.
Ялчылар, төн болытлы, җилле булганга, кара тирмәгә кереп яттылар. Тик көтүче карт Күчәрбай, куйларны үзләрен генә калдырсаң, төндә юк-бар нәрсәдән куркып, өркеп кача торган гадәтләре булганга, үзенең көтүенә якын бер арбаны тартып, шуның астына урнашты.
Иттән соң табак-савытны, казаннарны юып азапланган дивана кимпер дә, эшен бетереп, тукал йоклый торган уртадагы өлкән өйгә ятарга килде.
Ут сүндерелгән, тирмәнең эче дөм-караңгы, киез өстендә Гөлчәчәк белән бер хатынның йокы арасында тигез генә сулыш алуларыннан башка һичбер тавыш-тын юк.
Карчык бер савыттан алып әйрән эчте, киезен түшәде дә ятарга җыенды. Шулвакыт түрдәге караваттан кемнеңдер пысык-пысык итеп елавына охшаш бер тавыш килде. Кимпер аптырады:
– Бу кем булыр? Тукал чырагым, син йокладыңмы? – диде.
Елап үксеп беткән тавыш белән җавап килде:
– Күземә йокым керми тора…
Тагы елау, тагы үксү! Инде баягыдан да көчлерәк, кызганычрак!
Карчык, каушап:
– Сәүләм, ни булды, наукаслыгың бармы? – дип, тукалның янына барды.
Хатын чишенми-нитми, юрганнарын ачмый, мендәргә йөзе белән капланган, өзелеп елый иде. Сораганда икеле сүз белән җавап кайтара: тәнем сау, җаным авырта, ди. Ахыр килеп түзмәде:
– Ни кылыйм, чичәм? Күп көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә… Таң иртәдән караңгы төнгәчә мал артыннан, казан артыннан йөреп эт булам… Өстем пычрак, юынырга, киенергә амалым юк. Ни белән аның күңелен табыйм, Кодаем, ау!.. – дип үксеп, тавышын яшерер өчен мендәргә капланды.
Гадәт буенча, ир үзенең төннәрен хатыннары арасында тигез бүләргә: бер төн – берсендә, икенче төн икенчесендә йокларга тиешле. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Соңгы ун көн тукалга ике генә кич насыйб булган иде. Хатын, кунаклар да булгач, бу кичне ире, әлбәттә, бу өйдә, моның кочагында йоклар дип өмет итә иде. Ит ашалды, уен-көлке, әңгәмә булды, ир тагы кадерле бикәсенә китте.