Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 37
Азат боларны миңа сөйләгәндә, соңгы вакытларда матбугатта укыган бер хәбәр исемә төште. 1913 елда Романовлар династиясенең өч йөз еллыгын бәйрәм иткәндә, Сенаттан килгән күрсәтмә нигезендә, мәчет манараларына Рәсәй байрагын эләргә мәҗбүр иткәннәр. Совет чорында башбаштак җитәкчеләр моңардан да арттырып җибәргәннәр: Атна авылында, мәсәлән, мәчет манарасының аен алып, чаң элеп куйган булганнар икән.
Хәер, болары безгә тикле булган эш инде…
Азат авыл урамнарын, нәрсәсе беләндер игътибарын җәлеп иткән йортларын, бизәкле урыс капкаларын, Изге чишмә буйларын фотога төшереп йөри. Аңлавымча, аны койма-капкаларның хәрби ныгытмаларга тартым булуы, хуҗаларны әйләнә-тирә дөньядан тәмам аеруы гаҗәпләндергән, турысын әйткәндә, халык психологиясендәге мондый аерымлануны ул һич тә өнәми, моны элекке, үзе белгән күмәклектән һәм ачыклыктан урта гасырларга таба чигенү дип исәпли иде.
Аръякта бердәнбер салам түбәле йорт калган икән әле. Дөрес, янтайган капкасына һәм ишегалдын баскан әрекмәннәргә караганда, монда байтактан бирле торучы юк дип уйларга туры килә. Баксаң, тарихи йорт инде үзе. Авыл күләмендә генә түгел, бөтен Татарстан күләмендә хәтердә калырга тиешле салам башлы йорттыр ул, бәлки?
Төштән соң Азат Каран очындагы буада су коена, аннары «туплау» дип йөртелә торган җирдә ял итә, каты-коты белән тамак ялгап ала.
Габдерәшит Маликов дигән кешене Азат менә шушында очрата. Танышкан чакта, Азат, үзе дә аңышмастан, иртәнге «сөтче шофёр» билгеләмәсеннән файдалануын сизми дә кала һәм үзен турист, һәвәскәр фотограф дип атый.
Утыз биш яшьләрдәге Габдерәшит Маликов тарих укытучысы икән. Ул үзенең үсмер улы белән чират буенча килгән көтүче вазифасын үтәргә чыккан. Былтыр авырып чиратны үткәргәннәре өчен, штраф тәртибендә алар инде икенче көн көтү көтәләр, ягъни тәҗрибә туплап өлгергәннәр. Көтү шушы вакытларда туплауга төшә, һәм сыерлар бер-ике сәгатьне су буенда үткәрәләр икән. Әлбәттә, аталы-уллы Маликовлар әүвәлге көтүчеләргә охшамаганнар, кулларында озын чыбыркылары да юк, таяклар гына, ләкин авыл көтүе элек-электән урнашкан һәм гадәтләнгән тәртипне буыннан-буынга саклый.
Мал ашап кыркылып беткән җылы чирәмгә утырып сөйләшә торгач, Атна авылының тарихына кереп китәләр. Маликов мәктәптә тарих музее оештырган һәм аның өчен байтак экспонат туплаган икән. Класс бүлмәсе кечкенә булганга, ат дирбияләре кебек эрерәк нәрсәләрне аңа үз амбарында тотарга туры килә. Нәсел айгыры тәмам картайгач, инде алашага әйләндерелеп үз үлеме белән үлгәннән соң, аның алаптай камыт-ыңгырчаклары бүтән бер атка да ярамый, һәм Маликов аларны музейга дип сорап ала. Колхоз рәисе утырып йөргән соңгы «крантас» ның нәфис тәгәрмәчләре дә тарихчының амбарында урын таба. Беренче колхоз хисапчысының чуты да, хәтта калькуляторлар кайткач кирәксезгә чыккан «Феликс» машинкасы