Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 30
Нишләп үзе белән балта алып килде икән ул кеше? Нишләп сокланып торырга тагын аз гына сабырлыгы җитмәде икән?
Өенә кайткач, кеше чыршыга карап аптырап калгандыр: кая киткән соң аның урмандагы матурлыгы, нигә болай моңсу, нигә болай сүрән ул? Кешенең аны янә чибәр итеп күрәсе килгәндер: бизәргә керешкән, төрле-төрле ялтыравыклар, уенчыклар, тәмле-тәмле конфетлар элгән. Алтын күркәләрне хәтерләтмәсме дип, шәмнәр кабызган, ап-ак калфакларга охшамасмы дип, көнҗәлә-көнҗәлә мамыклар ябыштырган. Ләкин чыршыга инде сулган матурлыгы барыбер кире кайтмаган. Тамырлар чабылып калгач, таяныр җиреңнән, иптәш-дусларыңнан аерылгач, табигый матурлыгың сакланамыни, ялтыравыклар, уенчыклар белән күңел сагышын каплап буламыни?!
Ә кеше нишләсен, «элекке чибәрлегеңә кайттың» дип, купшы чыршыны да, үзен дә юатырга тырышкан, аның янында бөтерелеп күңелен ачкан һәм бераз вакыт үткәч… чыршыны чыгарып аткан.
Һәр яңа ел башында синең яныңа килермен, чибәр чыршы. Әлбәттә, балтасыз гына, елмаюым белән, сагыну хисләрем белән килермен. «Исәнме, кадерлем, Яңа ел беләм котлыйм сине!» – диярмен.
Урман эчендә әкияттәгедәй серле тынлык. Баштанаяк куе бәс сарган төз чыршылар, тантаналы дулкынлану минутын кичергән җырчылар кебек, сулышларын кысып тын калганнар.
Ул арада нәзек усак очларыннан кояш карады. Күз генә салып үтим дигән иде бугай да, сокланудан беразга тукталып калды. Нурлары агачка иннек булып төштемени, аларга җиңелчә алсулык йөгерде, бәс бөртекләре тагын да тылсымлырак җемелдәп китте.
Нәкъ шул мәлдә бер тукран тыела алмады: тук-тук-тук!
Шунда ак канаттай күперенке чыршы ботагыннан бер көнҗәлә бәс ычкынып китте. Болыт кисәге, бик тә җиңел, үтә күренмәле ефәк яулык сыман җай гына тирбәлеп, аска төшә башлады. Төшә барган саен, шәльяулык киңәйде, юкарды; энә күзедәй генә бөртекләр, бер-берсеннән аерыла-аерыла, алсу нурлардай җемелдәделәр.
Тукран бүтәнчә тукылдатмады. Үзе пәйда иткән шушы могҗизага үзе үк хәйран калды, күрәсең. Шунда ул кинәт кәүсә буйлап җәһәт кенә аска йөгерде. Ярты юлга җитте дә, капылт туктап, башын кыңгыр салды һәм… җай гына чайкалган бәс бөртекләренә карап шаккатып калды.
Табигать үзенең бер генә баласын да кимсетми. Әнә егылган агачларны да ул, төз, мәһабәт агачлар кебек үк, бәс белән бизәгән. Иелгән, сынган ботак-кәүсәләрдә дә шул ук серле аксыллык, шул ук энҗе бөртекләре.
Ләкин карашның аларга тукталасы килми. Бәс чукларының сихри матурлыгына сокланыр өчен кешеләр төз агачларга карыйлар.
Айдан артык кар яумыйча зарыктырды. Шәһәр урамнары гына түгел, басу-болыннар да, хәтта урман эчләре дә каралып, пычранып бетте. Һава начар. Күңелләр дә шулай таптала, карала, керләнәдер