Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 13

Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев

Скачать книгу

төстә. Әле бая гына, су буена төшеп киткән чакта, ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман.

      – Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, – дип ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә.

      – Хәзер өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, – медпункттан Рәхимә апаң да килеп карар, – ди әни.

      Әнә Миргазиян абыйларда гына үсә торган кузгалак куагы да сары… Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын койма башына менеп ботарлый идек бит… Хәзер миңа берни дә кирәкми…

      Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин йокы чоңгылына төшеп йомылам.

      «Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган», – дип, күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән.

      Мин, боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра, ахрысы. Кем дигәнемнең тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән өйгә кунак итәләр, һәр сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар…

      Ишетәм, сизәм: әни елап та алган, ахрысы. Сулышы, тавышы яшьле…

      – Гел минем улыма бәла килә дә тора… Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең бозымы кергәнме?..

      – Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, – ди Ак түти. – Терелер. Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса… Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә сыналыр улкаең. Өч мәртәбә…

      – И-и Ходаем… Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә… – дип, әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан соң гына сүзгә кереште:

      – Бервакыт… Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай… Баланы ышанып калдырыр кеше юк… Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз кишәрлегемне бетереп кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам… балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем дип, елый-елый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле… Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә, әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте… Ята инде, үзалдына «ыгы-ыгы» дип сөйләнеп. Еламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме өзә. Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде.

Скачать книгу