Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 17
Өйләр сәер икән бу авылда, түр тәрәзәләре белән урамга бәреп чыккан. Нигезләре ятма читән белән үрелгән. Аңа туфрак төеп тутырылган. Урыны-урыны белән читән сүтелеп киткән дә, тишектән туфрак агып тора. Тәрәзәләр кечкенә, кыеш-мыеш түбәләрнең биле сынган. Безнең авылда да өйләрнең күбесе салам түбәле, әмма бездә, ничектер, пөхтә, җыйнак эшләнгән, тәрәзәләрдән эре чәчәкле гөлләр көлеп тора, йөзлекләре дә ачык буяулы.
– Рус авылы бу, – диде Әмир абый.
Урамда очраган апаларны искәреп барам: барысы да кара-зәңгәр күлмәктән, маңгайга төшереп бәйләгән кара-кучкыл яулыктан. Боларга безнең әниләр кебек чәчәкле якты күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә ярамый микәнни?.. Болай бит төмсә йөзле, усал, куркыныч булып тоелалар. Кайчандыр минем адашып калган Рәзинә апаны коткарып калган руслар да шушындый булды микән? Әнә чабаталы ирләре дә озын итәкле кара күлмәктән, билен буган, ямьшек киез эшләпәле.
Бер капка төбендә берничә хатын-кыз җыелып тора, кара каргалар кебек. Әмир абый велосипедын шулар янына китереп туктатты.
Сүзгә керештеләр болар. Әмир абый да тегеләр телендә теттереп сөйләшә. Мин, бер сүз дә аңламыйча, тик басып торам. Шул мәлдә күрше капкадан чиләк тоткан озын буйлы бер кыз, чыгып, коега таба китте. Нечкә билле гәүдәсен ыспай сыгылдырып атлый, дулкынланып торган итәкле ачык зәңгәр сарафаны да үзенә килешле, таратып җибәргән, куе якты сары чәче кояш шарлавыгы сыман агып бара кебек. Кара каргалар арасына әкият иленнән ялгыш кына килеп төшкән сылудыр бу!
Әмир абыйның аңа йотылып карап калуын күреп, кара түтиләр, елмаешып, Әмир абыйга төртә-төртә, нидер әйтешеп алдылар.
«Городская» дигән сүз генә сөзелеп аңыма керде. Ни дисәң дә, быел көздә мин бит укырга керәсе. «Белмим» дип акланудан, «беләм» дип мактануга күчәргә вакыт.
Әмир абый болардан нидер сорый, нәрсәгәдер төшендерә торгач, кара түтиләр олы урам уртасыннан болай таба килүче хатынны дәшеп алдылар. Галошын сүс җеп белән бәйләгән, каткан ипи кисәкләре салган алъяпкыч итәген җыеп тоткан бу апага нидер аңлатырга керештеләр. Ул, башын иеп, моңсу гына тыңлап торды, кабартма битен кул аркасы белән сөртә-сөртә елап та алды, аннары сары сипкелле, тузгак чәчле бер малайны җитәкләп китерде.
Миннән әз генә калкурак бу малай олы апалар әйткәнгә карышып торган сыман булды, әнисе арт шәрифенә бер шапылдатып алгач күнде бугай, баш кагып кына тора башлады.
Соңыннан аңладым: Әмир абый аны көтү көтәргә яллаган икән. Исеме – Коля, үскәч, Николайга әверелә, ди. Аны ияртеп, Әмир абыйларның тимер юл буендагы өйләренә алып кайтып киттек.
Төнлә мин яңа урында борсаланып, уянып алгаладым. Ишетәм: Коля мышык-мышык елап ята. Ничек итеп эндәшим соң аңа. Әнисеннән, туган йортыннан аерылуны авыр кичерәдер. Ул бит минем кебек кунакка килмәде, аны мәҗбүри җибәрделәр.
Икенче көнне төш турында зурәнәй белән урман ягына чыктык, Коляга ашарга илтергә. Зурәнәй иртүк аңа көтүне кайда йөртергә,