Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 20
«Ат үләте» дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур тирән чокыр казыталар. Һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә.
– Безнең атны да чирле дип таптылар, – ди Нургали абзый. – Ул чагында атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде… Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү – әни, түтәй, мин, – тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул… Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: «Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык…» – диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте… Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар… Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән… – дип, Нургали абзый тын кала.
Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен.
Яңа казылган чокыр… Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның төшләренә кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат, мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында күргән. Фронт кануннары катгый. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. Гыйбрәт булсын өчендер инде, тамаша кылырга коралсыз солдатларны да җыеп китерә торган булганнар.
– Берсендә шулай, – ди Нургали абзый, – Бобруйск шәһәре янында калкулык итәгенә чокыр казылган иде, безне каршыга тезеп утырттылар. Бераздан машина килеп туктады. Өч автоматчы кулы бәйләнгән бер солдатны төшерде. Чырае кап-кара тегенең, күзләре чем-кара, үзе чокыр кырыенда елмаеп басып тора. Фронтка барып яткан вагоннан төшеп кала икән дә бу, комендатурага кереп, мин үз эшелонымнан аерылып калдым, дия икән.