Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 30
Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем.
Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр этап белән кешеләр төркеме, кешеләр генәме – нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә – маллар, маллар хәлендә – коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора.
Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып: «Мәгез, коллар!» – дип өләшергә була.
Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе… Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга.
Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар… Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар, дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын манкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр