Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 31

Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев

Скачать книгу

нинди мәк өлгерәчәген дә алдан чамаларга кирәк. Чәчәгенә карап, алсу-кызыл таҗлары кечкенә булса, мәк савыты да зур булмый, өстен каплаган «тәлинкә» астында әйләнәли тезелгән ачык тәрәзәләреннән, җил искән саен, мәк бөртекләре сибелеп тора. Мондый мәк, юмарт хәерче кебек, байлыгын тарата да бетерә. Ә инде коштабак чаклы, бәрхет төсмере биреп, ут-кызыл чәчәк атканы мулдан кылана: мәк савыты чукмар чаклы, авыр, саллы була. Ярып җибәргәч, көмешсу-кара мәк бөртекләре кушучыңа сыя алмыйча ташып чыга. Бер кимчелеге бар: аны тиз генә өзеп алалмыйсың, бөтерергә дә бөтерергә кирәк.

      Мин моңа каршы чара таптым бит. Кесәгә кайчы тыгып чыгасың да керт-керт итеп кенә барасың. Әлбәттә, мин үзем бакчага кермим, кайчан, ничек, кем бакчасына төшү планын гына сызып бирәм һәм сакта тора идем. Соңыннан малны гадел итеп бүләсе дә бар бит әле…

      Беренче тапкыр тотылып, сыналу да кичерергә язган икән.

      Кирәк бит, көпә-көндез ясалган һөҗүмдә нинди хата киткән, бәлки, безне үзебезгә артык ышану, сагаеп йөри белмәү харап иткәндер. Солтан абзыйларның бакчасы аскы урамда, инеш буенда, таллыклар белән каймаланган иде. Өе дә арырак, яшелчә түтәлләреннән шактый еракта иде. Тирә-юньдә беркем шәйләнми, өянке ботакларындагы каргалар да хәтта безгә теләктәшлек йөзеннән тынып калган иде.

      Китте малайлар бакча ягына, кинодагы солдатлар сыман таралып. Балакны гына сызганып, инешне кичеп чыктылар да таллар арасында кереп күмелделәр.

      Бервакыт купты тавыш, этләр өрә башлады, бу ярга инеш суын ертып кына чыкты малайлар. Таралышып, боларны өч-дүрт адәм куа килә, карасам, өянке төбендә, команда пунктында утырган мине дә арттан камап алганнар икән.

      Эләктереп алдылар. Барыбызны да. Безнең разведка ясап йөргәнне сизгәннәр болар. Ярның теге ягында бура бурап яткан чаклары булган. Алдан әзерләнгәннәр, хәтта кычытканны да себерке итеп бәйләп, тотыр урынын әрекмән яфрагы белән уратып куйганнар.

      Команда пунктында торган килеш, шушылай адәм мәсхәрәсенә калып тотыл инде, җә! Шул кирәк: чалбарны төшереп и пешекләп тә куйдылар зәһәр уклы кычыткан миллеге белән.

      Ярый әле, Зөфәр белән Фаварис күрмәде, без бит өчәү бергә чакта өчебез дә акыллы. Кайчакта, алардан арып, минем үземнән яшькә кечерәк малайларны туплап, алар арасында үзем генә акыллы буласы килә.

      Болар бар да малай чакның зирәклеген уятып, хәрәкәттә тоткан ысул булган икән. Асылда, тамак йөрткәнгә урлашу, чын караклык түгел. Беренче тапкыр чит әйбергә кул сузу, урлашу, бәлки, сабак алу өчен кирәктер дә. Әгәр икенчегә, өченчегә китеп, тора-бара кәсепкә әйләнмәсә…

      Минем беренче һәм соңгы тапкыр әйбер урлавым болайрак булды. Авылда «Бездә артезиан коесы казыйлар икән» дигән хәбәр таралды. Имеш, суы бик тирәннән чыгачак, махсус насос белән суыртылып, торба аша тау башына менә, анда биниһая зур чанга тула, аннан үз хуты белән фермага торба буйлап төшә дә улаклардагы җайланмага кереп туктала. Сыерның, түбәнчелек белән генә килеп, юеш борынын тәлинкә сыман

Скачать книгу