Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 30
– Сезгә ни кирәк?.. – дип сорады.
Сабирҗан, әйтәсе сүзен әйтеп өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман ашыгып:
– Мине… мине чакырганнар иде, – диде.
– Кем чакырды?
– Хәмит чакырды… Күрәсе иде үзен.
Хәмит исемен ишетү белән, бу таза хатынның, бәлки, кырыслыгы кимер, йөзе ачылып китәр дип көткән иде Сабирҗан. Юк, ачылмады. Болай да ачулы йөзе тагын да кырысланды. Аннары ул:
– Хәзер… – дип әйтте дә әле генә чыккан ишектән кире кереп китте.
Күп тә үтмәде, шул ук ишектән Хәмит килеп чыкты. Аның әле генә табын яныннан кубып чыкканлыгы күренеп тора иде. Авызындагы ризыгын чәйнәп йоткач, калын иреннәрен сөртте дә:
– Ә-ә!.. Килдең дәме, якташ? Бик яраган… – диде.
Ул әле генә җелекле сөяк кимергән булса кирәк. Мыек чылгыйларына, эренгә охшап, майлы ит кисәкләре эләгеп калган. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. Сабирҗан, аның бераз алгарак чыгып төртеп торган юеш иреннәренә карап алу белән, ирексездән авылдашының тагын Шулпалы авыз дигән кушаматы барлыгын исенә төшерде. (Шулкадәр туры китереп кем кушкандыр, аты коргыры!) Сабирҗан тагын: «Әле дә ярый авылдашының әлеге кыяфәтен Миңлегөл күрмәде, югыйсә, ялый-ялый тәлинкә ярган, дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр инде, дип төрттермичә калмас иде» дигән уй чагылып китте.
Сабирҗан кирәкмәгән уйларны тизрәк башыннан чыгарып ташларга булды.
– Мин инде бая ук килгән идем… – диде ул. – Керергә кыймыйчарак торам.
– Бик мач килдең әле… Югыйсә байбикә каядыр китәргә җыена иде бугай… – Хәмит ак төшкән күзен чак кына кысып, сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте дә ишегалдына күрсәтте: – Әнә… теге мин сиңа әйткән өй шул була инде.
– Хәзер кемнәр соң анда?..
Хәмит, сорауга туры җавап бирмичә, теләр-теләмәс кенә:
– Бүген-иртәгә олагалар алар… – дип әйтте.
Хәмит кашларын җыерды һәм, бик әһәмиятле сүз башларга җыенгандай, кулын Сабирҗанның җилкәсенә салды.
– Әйдә әле, якташ… Аяк өстендә хаклык юк, ди. Чак кына гәп сатып аласы, дөресрәге, кисәтеп куясы сүзләр бар иде, – дип, Сабирҗанны лапаслар ягына борды, әмма бөркәү астына кергәнче үк сүзгә кереште. – Алай-болай ни өчен авылдан киттегез дип сораса-нитсә, каушап каласы булма… Аннары авызыңны чамалап ач. Сезнең ни өчен… шулай ук ничегрәк киткәнлегегез турында мин бит ишеттем…Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр.