Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 80
Җеназасы шәкертләре тарафыннан чәчәкләр белән зиннәтләнеп, бөтен йорт вә урам хатыннар белән тулган иде. Әлегә кадәр ирләр вә ханымнар җеназасын чәчәкләп озату булган юк иде әле.
Әгәр дә иске фикерле муллалар каршы тормаса, хатын-кызлар да зиратка барырга әзерләр иде. Ләкин безнең һәр эшебезгә, Рим папалары кебек, дин исеменнән йөрүче муллалар алга килеп төшәдер».
Күрче, зинһар, нинди гыйбрәтле мәкаләне күрмичә калдырган булган бит! Менә кайда, менә нинди була ул чын фидаи җаннар!.. Үз халкын гасырлар буена хөкем иткән, изгән рухи караңгылыктан коткару эшенә бичара кыз бөтен яшь гомерен багышлаган, шул изге юлда сәламәтлеген югалткан. Яңалыкка димләү, халыкның йокымсырап яткан аңын кузгату, гомумкешелек мәдәниятенә якынайту, аң-белемгә, мәгърифәткә өндәгәне өчен күпме кимсетүләр, эзәрлекләүләр һәм җәберләүләргә дучар булган ул. Әмма гомерен изге эшкә, мәгърифәткә багышлаудан ваз кичмәгән, үзе сайлаган юлдан тайпылмаган. Менә шундый үз халкы, үз милләте өчен янып көючеләр күбрәк булса икән! Шул мизгелдә Сәет күңел төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуын тойгандай булды.
2
Гөлбану буйга җиткән кыз хәзер. Аның үсеп җитүен, җиләк кебек тәмам җитлегүен беренче булып Кылый Хәмит күрде…
Түзә алмаслык эссе көннәр иде. Агач яфракларына кадәр шиңеп, күзгә күренеп бөрештеләр. Халык: «Быел да корылык булыр микәнни!» – дип, пошаманга төшә башлаган иде инде. Тик корылык әллә ни озакка сузылмады. Иң элек котырынып көчле җил чыкты. Кала өстен томалап тузан баганалары күтәрелде. Бер дә күз ачмалы булмады. Аннары өч-дүрт көн рәттән яңгыр койды.
Ишегалдына түшәлгән яссы, эре ташлар тузаннан тәмам арындылар, ялтыратып юып куйганга охшап калдылар.
Аның каравы капка белән олы өй арасы пычранган, аяк киеме белән ташылган лай кара сукмак булып ярылып ята. Югары катка күтәрелә торган баскычларның да карар җире калмаган.
Гөлбану шул баскычларны юып маташа иде. Ишегалдында ир-ат күренмәгәч, ул иркенәеп китте. Оек-кәвешләрен салып ташлады, яланаягына үкчәсез башмак элеп кенә эшкә кереште. Бәхеткә, эшләгәндә комачаулап йөрүчеләр дә юк. Байбикә, ат җиктереп, каядыр чыгып китте. Чулпания дә иртәдән бирле өйдә түгел. Әтисе ике-өч көн инде такта заводына, утарга киткән җиреннән кайта алганы юк. Кылый шайтан да күренми…
Гөлбану иң элек чыра пычагы белән былчыракны кырып төшерде. Аннары себерде. Бары тик шуннан соң гына юарга кереште.
Хәер, Гөлбану һәр көн диярлек юа бу идәннәрне. Тузаны басылсын өчен генә булса да, юеш чүпрәк белән сыпырып чыгарга тиеш. Эше шул аның. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр тиен кебек бөтерелә ул…
Эшкә керү турындагы уеннан кайтырга туры килде аңа. Ул турыда ишеткән Әби патша: «Ә-ә, тамагыгыз туйды дамыни! Шулайдыр шул… Тазы булды, кырчыны кирәктер. Алай бик эш юксынса, әнә утарга озатырмын. Анда эш баштан ашкан!..» – дип, Гөлбануның әти-ә