Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 79
Концерт дәвам итте. Алкышлар да торган саен көчәя төште. Ниһаять, сәхнә кинәт кенә тулып китте. Кыллы оркестр чыгып урнашты. Һәм тамашачылар залын әсир итеп, тыңлаучыларны тетрәндереп, борынгы татар көйләре агыла башлады…
Көйне күңелнең моңы, диләр. Моң исә – борынгы ата-бабаларыбызның күңел түреннән, үзебезнең туган җир һәм туган туфрагыбыздан шытып чыккан, гасырлар буена халкыбыз тарафыннан сөеп-кадерләп үстерелгән олы хис ул. Моң – кешенең күңелендә булган шул олуг хис-тойгыларны әйтеп бирә белү сәләте…
Сәетне тагын бернәрсә гаҗәпләндерде, хәтта чак кына тетрәндерде дә. Концертның соңгы аккордлары яңгырау белән, халык дәррәү аягүрә басты һәм, милли хисләрне яңа көч белән кузгатып, «Туган тел» җырын башлап җибәрде. Залга шыплап тулган халык бертавыштан җырны күтәреп тә алды. Әлеге җыр, тамашачылар залына гына сыеша алмыйча, тәрәзә-ишекләрдән, хәтта стеналар аша үтеп, өермә сыман, урам киңлекләренә дә ташып чыкты…
Сәет тә кушылды. Ул минутта аның ниләр кичергәнен аңлату өчен сүзләр юк. Аның моңарчы да ишеткәне бар иде: Казанда яки Мәскәүдәме, Оренбург яки Төмәндәме, татар шәкертләре мөгаллимнәр белән берлектә дәресләрне шушы җыруны җырлап башлыйлар икән. Хәзер инде әлеге күркәм гадәтне «өстән күрсәтмәләр» дә, куштаннарның тыярга маташулары да туктата алмый икән.
Бу җыр Сәет өчен тагын бер ягы белән бик кадерле, бик тә газиз: моң-җырны гомерлек юлдашы иткән әнисеннән ишеткән җырларның иң соңгысы иде бу. Әнисенең соңгы җыры!
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Әле дә хәтерендә: Сәет түзмәде, әнисенә мөрәҗәгать итте:
– Әнием, нинди җыр бу?
– Яңа җыр бу, улым. Үзем дә яңарак кына отып алдым. Тукаебыз шигыре…
Иман ана сөте һәм дә ана теле аша бала күңеленә юлны тизрәк таба, җиңелрәк үтеп керә дигән сүзләрне Сәетнең дә ишеткәне бар. Ул инде әнисенең барлык җырларын да бишектә тирбәнгәндә үк күңелемә иңдереп бетергәнмендер дип уйлый иде. Әмма әнисенең әлеге җыры Сәетне тетрәндерде, ашкынулы җанын урыныннан кузгатты. Изге бер дога сыман итеп кабул иткән иде ул әлеге җырны. Янә дә бер уй-фикер аның күңелен иләс-миләсләндерде: тагын Тукай!..
Соңгы көннәрдә Сәет үзен бәхете баштан ашкан кеше сыман хис итә. Күңелендә моң ташып тора сыман. Шулай кәефләнеп, урамнарны тутырып атлый ул. Һәр почмак саен диярлек махсус тумбалар янында туктап, төсле игълан-афишаларга күз сала. Тикмәгә түгел. Афишаларның берсендә аның да исеме бар. «Яшь шагыйрь Сәет Нуркай». «Җәмгыяте хәйрия» тарафыннан оештырылган концертта ул да чыгыш ясарга тиеш. (Кергән барлык акча, ярлы шәкертләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.) Димәк, Сәетнең иҗат җимешләре дә халыкка хезмәт итә башлады… Афишаларның иң азагында – музыкант Вәли Апанаевның кыллы оркестры турында игълан. Шулай итеп, мәдәният-сәнгатьнең вәкилләре арасында Сәет тә бар. Шушы түгел идемени