Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 78

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

университетта укуын дәвам итәргә җыенуы турында әйтте. Билгеле инде, чит җирнең читен яклары күп булыр әле дип, үзен чак кына кызгандырып алырга да онытмады. Кыскасы, һәр сорауга бик җентекләп җавап бирде ул. Чөнки бу минутта аңардан да бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда. Ниһаять, ул ничәмә-ничә көннәр буе шашып хыялланган максатын тормышка ашырды: Чулпанияне күрде. Кеше исә, бәхете баштан ашса, бераз акылсызлана башлый… Сәет беләндә шундыйрак хәл булды. Нинди шайтан вәсвәсәсенә бирелептер, теле авызына сыймаган Мәрьямнән:

      – Сезгә, туташ, хәзер ничә яшь? – дип сорап куйды.

      Бу аның тарафыннан тәрбиясезлек күрсәтү иде. Моны ул үзе дә сизенде. Әмма соң иде инде.

      – Миңамы?.. – дип сорап куйган булды тегесе.

      – Әйе.

      Кыз, бу тәти егетне бераз чеметеп алыйм микән әллә дигәндәй, як-ягына каранып алды. Аннары әйтте:

      – Сезне, чибәр егет, бер дә башкаладан килгән димәссең…

      Сәет, кинәт кенә фаш ителгән кеше сыман, бер мәлгә каушап калды. Битенә ут капты. Шулай да югалып калырга ярамый иде.

      – Ник алай дисез?..

      – Ир-ат һичкайчан хатын-кызның яшен сорарга тиеш түгел. Бигрәк тә яшь егетләргә килешми ул… Шулай да мин әдәп йөзеннән генә булса да әйтермен. Чөнки сез, яхшымы-яманмы, минем иң якын дустымның кунак кешесе. Белегез, алайса, миңа хәзер төп-төгәл уналты яшь. – Шунда ук чытлыкланып, күзләрен ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктыртып өстәп тә куйды. – Билгеле, бер-ике яшькә киметте дип уйларга да хакыгыз бар…

      Бу юлы инде рәхәтләнеп көлешкән кызларга Чулпания дә кушылды. Ул да үзенең энҗе кебек ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Янәсе, Мәрьям белән сөйләшә белсәң генә сүз, юк икән, аннары инде түз…

      Чулпаниянең шул сүрән-сүлпән бер генә тапкыр елмаюы да әллә нишләтеп җибәрде Сәетне. Ул, кинәт кыюланып, үзенең шагыйрь икәнлеген әйтеп, бер селтәнүдә бу телчән Мәрьямнең авызын томаларга булды.

      – Әллә ни гаҗәпләнмәгез… – дип өстәп тә куйды. – Безнең халыкның сәеррәк, хәтта бераз тиле-милерәк булып күренүе дә бик ихтимал…

      Әмма шунысы гаҗәп: аның бу сүзләре беркемне дә шаккатырмады. Киресенчә, Мәрьям, хәтта аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә:

      – Үзегез болай диагнозны дөрес куйдыгыз… – диде.

      Ахирәтенең бу сүзләре Чулпаниягә ошап бетмәде, әлбәттә. Бәхәскә шунда ук чик куярга теләп, ахирәтенең сүзен бүлде, тыелырга кушты. Башка кызлар да:

      – Җитте. Кунакның хәтерен калдыруың бар, – диештеләр.

      Әмма Мәрьям дигәннәре тиз генә кайтып төшә торганнардан түгел икән.

      – Бәй!.. – дип сузган булды ул, янә кулын чапылдатып. – Исламбикә карчык әйтмешли, әйттем исә кайттым… Хәтерен калдыруың бар, имеш!.. Нәрсә белән? Аның үз сүзен раславым беләнме?..

      Барысы да сүзне икенчегә борып җибәрделәр. Сәет тә инде теленә тилчә чыккыры белән бәйләнмәү яхшырак булыр дигән карарга килгән иде. Һәм сүз, кискен борылыш ясап, әдәбият дөньясы, яңа әсәрләр, өметле яшь әдипләр турында башланды.

      Кызлар өчен әдәби дөнья чит түгел, яшь әдипләр арасында якын танышлары, хәтта дуслары барлыгы беленде.

Скачать книгу