Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 68

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

котылу юлы ул. Эш хакын арттыруны, эш көнен кыскартуны, кешеләрчә мөгамәлә итүне таләп итегез… Кешелек хокуклары таләп итегез. Казандагы эре һәм вак предприятиеләрнең эшчеләре һәм хатын-кызлары гомуми стачкага әзерләнсеннәр».

      Аста исә эрерәк хәрефләр белән мондый сүзләр язылган иде: «Яшәсен бөтен халыкның бер-бере илә дуслыгы! Бетсен милләтләр арасында дошманлык салучылар!

      Бетсен самодержавие!

      Яшәсен бөтен халыкның коралланып күтәрелүе!»

* * *

      Бик тынгысыз булды ул ел. Бигрәк тә көзе.

      Октябрь урталарында бөтен заводларда диярлек забастовкалар башланды. Аларга тимерьюлчылар, типография, сәүдә эшчеләре кушылды, хәтта гарнизон батальоннары арасында да чуалышлар башланды.

      17 октябрь көнне университет каршында митинг булды. Бөтен мәйдан, Воскресенский урамы халык белән шыгрым тулды. Шәһәр думасы янына да халык җыелган. Большевиклар чыгыш ясыйлар…

      Өч төстәге патша флагы алып ташланды. Аның урынына ирек флагы – кызыл флаг җилфердәде…

      Гарнизон батальоннары аякка бастырылды. Әмма Спас батальоны эшчеләргә каршы барудан, ирек яулап урамга чыккан туганнарына атудан баш тартты.

      Бары тик Зөя батальоны гына митингны куып таратуда катнашты…

      Халык өстендә камчылар сызгырды. Атыш башланды. Кырыктан артык кеше үтерелде һәм каты яраланды.

      Менә шундый булды ул бишенче елның 17 октябрь көне.

      Тарихи көн ул. Бик күп кешеләрне үзгәрткән көн.

      Революционерлардан читтә торган кешеләрне дә икенче көнне революционер иткән көн.

      Һәркайда большевистик лозунглар: «Гражданнар, коралланыгыз!», «Урамнарга чыгыгыз!», «Барыгыз да эш ташлагыз!»

      Икенче көнне тагын да зуррак яңалык: патша манифест чыгарган!

      Бу хәл халыкны тынычландыру түгел, бары тик ярсытты гына. Берничә сәгать эчендә шәһәр полициясе коралсызландырылды; участоклардагы кораллар да алынды, аның белән халык ополчениесе, халык милициясе коралландырылды. Бу эшләрнең барысы белән дә яңа гына төзелгән шәһәр коммунасы җитәкчелек итте…

      Ул көннәрдә һәр җирдә кызыл флаглар җилфердәде.

      Бу вакыйгалар Гөлбанулар яшәгән ишегалдына да өермә кебек бәреп керде. Төрле кеше төрлечә мөнәсәбәт күрсәтте бу хәлләргә.

      Әби патша тиресенә сыеша алмады, гасабиланып: «Кортлар алар!.. Тирес кортлары… Изәргә, бетерергә кирәк ул этләрне!.. Эт симерсә иясен тешли, дип белмичә әйтмәгәннәр. Башларын күтәртмичә изәргә, черетергә кирәк аларны!..» – дип, зәһәр җикеренде.

      Ишегалдындагылар аның күзенә чалынмаска тырыштылар. Җитмәсә тагын, чөй өстенә тукмак дигәндәй, бай яңадан өйләнергә йөри икән дигән хәбәр килеп җиткән көннәр иде.

      Гөлбану урамнан кайтып кермәде.

      Икенче көнне халык яңадан калага агыла башлады. Анда канлы көрәш корбаннарын күмәләр иде. Бистәнең урамы сыйдыра алырлык кына түгел халык ташкынын…

      Берничә

Скачать книгу