Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 25

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

алдында да югалып-каушап калмый торган хатын икән Хәят. Уйласаң, җан ачыныр – узган ел мең газап белән ачкан мәктәпне укуның беренче көннәрендә үк ябарга туры килгән. Аның урынына балалар йорты оештырылган. Дөрес, авылдагы балаларның бер өлешен, бигрәк тә әтисез-әнисез калганнарын, пароходлар белән Рәчәйнең туграк өлкәләренә озатырга туры килгән. Бу эшләрнең барысы белән дә диярлек, Ярлылар комитеты ярдәмендә, Хәяткә шөгыльләнергә туры килгән.

      – Инде бөтенләй бетәбез икән дип кенә торганда, дөнья пролетариаты ярдәм кулын сузды. – Бәһрам абзый бу сүзләрне эчке бер горурлык белән әйтте. – Беренче булып хәлебезгә керүчеләр Америка эшчеләре булды. Шулай итеп, кыш башларында ук, Совет ашханәләре, туклану пунктлары ачылды – җан асрар чама туды.

      Бәһрам җизнәсе сылу хатынның уңган-булган сыйфатларын тезгән арада, Иргали дә, Хәятнең балкыш иңгән гүзәл-сөйкемле йөзенә, килешле буй-сынына карап, чынлап торып сокланды. Аның йөреше-торышы гына түгел, үзен иркен-бәйсез тотуы, бер үк вакытта ифрат та ягымлы була белүе әсир итте Иргалине. Кием-салымына тикле үзенә ятып-килешеп, төс биреп тора бит аның. Аягында озын кунычлы ап-ак тула оек белән тирән резин галош иде.

      Ул арада Хәят ячейка утырышларының төнгә кадәр сузылуларыннан зарлана башлады.

      – Кичә ниндидер бәдбәхет тагын каршыма чыкты… – диде ул.

      Бәһрам бу хәбәрне таң белән үк ишеткән булган икән – бик тыныч калды. Әмма, Хәяттән гайре Иргалигә әйткән сыман итеп, болай диде:

      – Тыныч яшәү безнең төшкә генә керергә язгандыр инде. Яшәү өчен барган җан талаш, мәрхәмәтсез көрәш дәвам итү генә түгел, отыры көчәя, отыры кискенләшә бара. Ләкин без теләсә нинди дошман белән сугышырга, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер булырга тиешбез. Үзең беләсең, көрәшсез бәхет юк, алга барусыз җиңү юк. Сыйнфый дошманнарның, мең төрле контрларның мәкерле ниятләре белән атлаган саен очрашып торабыз…

      Әмма Хәят кичәге вакыйганы Иргалигә сөйләп бирүне кирәк тапты, ахрысы. Ул кайтырга чыга. Авыл шомлы тынлыкка чумган. Ут-фәлән күренми. Бары тик кайдадыр, арткы урамнарның берсендә, яман улап эт өрә. Нәрсәдер буласын сизенгәндәй, Хәятнең дә күңеле тынгысызлана. Ул тыкрыкка борыла. Шулвакыт кычыткан баскан читән буеннан бер күләгә калкып чыга… Хәят адымнарын кызулата. Арттан ияргән ир-ат калышмый. Хәят йөгерә үк башлый. Эзәрлекләүче дә дөп-дөп атлап якынлашканнан-якынлаша. Ниһаять, капка! Өйалды баскычы. Хәят җил кебек атылып өйалдына керә дә, үзе артыннан җәһәт кенә ишекне ябып, чак-чак кына бастырыкны төшерергә өлгерә… Ниндидер авыр нәрсәнең гөрселдәп ишеккә килеп бәрелүе төнге тынлыкны боза… Кемнеңдер: «Коммун себеркесе… Өстерәлчек… Барыбер яшәтмибез…» – дип янаган тавышы гына ишетелә. Иртәгесен чыгып караса, ни күрсен, ишек тактасында бизмән тимере эзе.

      Ишектә элек-электән ялкаулык һәм фәкыйрьлекләре белән даны чыккан, «Үшән» кушаматы тагылган нәселнең бер вәкиле Халәп күренде. Өс-башы ташка үлчим: ямау өстенә ямау чәпәлгән тышсыз кыптыр кыска тун, башында чите камалы мескен бүрек, төбе асылынып торган ычкырлы киндер ыштан.

Скачать книгу