Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 5

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

ап-ак һәм песи баласы кебек йомшак кулын кысканда, әле монда кергәндә генә вестибюльдә очраткан, беренче сулышта ук үзенә әсир итәрлек сылу ханымның ире-фәләнедер дигән уй килде башыма. Чөнки алар, бер төптә өлгергәндәй, бик тә инде пар килгәннәр иде. Баш врач та ачык чырайлы, гаять мөлаем кеше. Аның шул ачык йөзеннән, саф күңеллелеге чагылып, ничектер пакьлек бөркелеп тора кебек. Шулай да күз карашлары үткер. Чем-кара чәче һәйбәтләп таралган, түшәмдәге люстрадан төшкән яктылыкта майлап куелганга охшап елкылдап тора. Өстендәге ак халатына кадәр килешә үзенә. Шулай да хәрәкәтләрендәме, әллә үз-үзен тотышындамы, педантларча төгәл-пөхтәлек кебек нәрсә дә күзгә чагыла.

      Шулай танышкан арада, мин инде, җаен китереп, балачак дустым Гази турында да сораштырмакчы идем. Әмма өлгерә алмый калдым, кабинет ишеге артында кызу-кызу атлап килүче берәүнең аяк тавышлары ишетелде. Ир-ат адымнары иде бу. Янә: «Газидыр», – дигән уй чагылып китте. Йөрәгем еш-еш тибә башлады. «Танырмы икән?..»

      Ишектә өстенә ак халат кигән, башына ак кәпәч чәпәгән кеше күренде. Бу, чыннан да, Гази иде. «Саумы, җан дустым! Исәнме, яланаяк килеш, бергә чатыр-чотыр чабып йөргән балачак дустым!» – дип барып күрешүдән үземне чак кына тыеп калдым.

      Әй-йе, бик күп еллар узган икән шул. Газиның авыр, михнәтле тормыш кичергәнлеге йөзенә чыккан. Күз карашыннан чак кына, сизелер-сизелмәс булып, моң-зар саркып тора. Бөтен кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан бик нык кагылып-сугылганлыгы, рухи газапларны күп кичергәнлеге беренче карашта ук күзгә бәрелә. Ак кәпәче астыннан күренеп торган чигә чәчләрен чал суккан. Йөзендә миңа ят булу дәрәҗәсендәге үзгәрешләр күрмим кебек. Яшьлек елларында кулак иярченнәре тарафыннан калдырылган «тамга» гына күрер күзгә ташланып тора сыман. Әлеге яра аның уң кашын тип-тигез итеп, өстән аска таба икегә бүлгән. Кашының бер яртысы (сул кашына тоташып торганы) аскарак шуышкан, ә икенче яртысы, киресенчә, кош канатыдай кыйгачланып өскә чөелгән. Бәлки, шуңа күрәдер Газиның йөзе беренче карашка ничектер кырысрак булып күренә.

      Юк, танымады ул мине, хәтта игътибар да итмәде. Хәер, бу минутта анда-монда кайгысы да юк иде кебек аның. Ул, җил-җил килеп керү белән, турыдан-туры баш врачка мөрәҗәгать итте. Газиның бу мөрәҗәгате, мөрәҗәгать булудан бигрәк, рапорт бирүгә охшашлырак иде…

      – Булат Хәнипович, башлыйбыз… – диде ул. Һәм шунда ук Горцевага таба борылды: – Гафу итегез… Сезнең кемегез була ул?

      Әмма «Башлыйбыз» сүзен ишетүдәнме, тәмам югалып калган Галина Николаевна җавап кайтарырга өлгерә алмады. Баш врач, Газига таба иелә төшеп, шактый кискен җавап кайтарды:

      – Аның кем булуы сезнең өчен шулкадәр әһәмиятлемени?..

      – Авыруның хәле шактый хәвефле, соңгы приступ түгелме икән? – дип сорамакчы идем мин.

      – Барыгыз! – дип кырт кисте баш врач. – Авыру янында булыгыз. Ә операцияне чак кына кичектереп торыгыз…

      Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде. Әмма баш врачның соңгы сүзләре аны беркадәр сәерсендерде, ахрысы. Ул, дөрес ишеттемме, дигән кыяфәт белән, коллегасының йөзенә текәлде. Ләкин сорау-фәлән биреп тормады, борылып чыгып та

Скачать книгу