Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 9

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

балкышның уйнаклап талпынуы аңа күптән үлгән кешенең өрәген күргән сыман тәэсир итә.

      Әмма Гази белә: аҗаган түгел бу. Кама буендагы нефть скважиналарының берәрсе янында факел янадыр. Йә булмаса, затондагы суднолар ремонтлау мастерскоенда электросварка эшлидер…

      Йөрәге сыкравына тәкать тота алмый Гази. Тирән җәрәхәтенә агу салынган кеше сыман хис итә ул үзен. Дөм караңгы тоташ төн кебек ябырылган авыр уйларыннан арынырга теләп карады. Моның өчен аңа берәр якты хатирәне, берәр шатлыклы вакыйганы күз алдына китерергә кирәк иде…

      Әмма «үлем» дигән шыксыз уй бөтен барлыгын яулап алган иде инде. Гази сизенде: йөрәк авыруы аны тәмам кешелектән чыгарган. Бер тапкыр приступ кичергән йөрәге ят бер сыкрау белән сулкылдый. Ул, күкрәк читлегеннән бер кырыйга алып куелган сыман, яман тыпырчына, сәер тасырдый…

      «Үләм икән…» дигән уй туып, янә эчен туңдырып җибәрде. Бөтен җаны-тәне чымырдап куйды Газиның.

      Әмма ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. «Әҗәлне урын өстендә каршыларга кирәк…»

      Гази койма-капкага тотына-тотына өйгә керде. Бүлмәдә – кабер караңгылыгы. Ут кабызып тормады. Киемнәрен дә урындык өстенә генә салды. Башы чыңлауга изаланып, урыны өстенә ауды. Йөрәге телем-телем телгәләнә. Зиһене таркау. Фикерләре өзек-өзек. Шул хәл үзәкне өзә, күзгә яшь тутыра… Чак кына сабыр ит, йөрәккәем. Түз!..

      Ачы ялгызлыктан шомланып ята торгач, изрәп киткән. Ятагы янындагы телефонның искәрмәстән генә шалтыравыннан чәчрәп, тетрәнеп китте Гази.

      Телефон сузып-сузып ике тапкыр шалтырады. Димәк, аңа. Бер генә звонок шалтыраса, яр буена урнашкан ветлечебницага була.

      Звонок тагын кабатланды. Гази, урыныннан тормыйча гына сузылып, телефон трубкасын алды.

      – Әй-йе!.. Әйе, мин. Таныдым… Дисә Зиннәтовна. – Хәленең бөтенләй начарлануы тавышына чыгудан курыкты Гази. Һәм, таркау зиһенен туплап, тавышына көрлек өстәргә тырышып, дәвам итте. – Молодец, Дисә Зиннәтовна. Тәбриклим үзегезне. Әйттем бит. Врач профессиясе – ул… батырлык. Шулай кыюрак булырга кирәк…

      Дисә Зиннәтовна операциянең уңышлы үтүе, авыруның үзен яхшы хис итүе турында хәбәр итү белән генә чикләнмәде, Гази янына төшәргә теләге барлыгын да әйтте. Укол-фәлән кирәктер, янәсе. Гази аяк терәп каршы төште. Үзенең әлеге кыяфәттә ятуын беркемгә дә белдерәсе, күрсәтәсе килми иде аның.

      – Зинһар, борчыла күрмәгез. Бар да һәйбәт! Хәзер соң да инде… Мин ял итәм, – диде ул, бүтән гәп сатарга урын калдырмаслык итеп.

      Шуның белән сүзләре дә бетте.

      Күзенә йокы әсәре кермәде Газиның.

      Бу хикмәтләр, районның баш врачы Хәмзин белән тәмсезләнүләр нәрсәдән башланды соң?..

      Булат Хәнипович аны эшкә үзе чакыртып алды. Гази ул вакытта балыкчы Гаделша карт янында – гүзәл Чулман буенда ял итә иде. Хәмзин, чакыртып китерү белән генә дә чикләнмичә, рәхәтләнеп, җиң сызганып эшләр өчен бөтен шартлар да тудырды. Дөресен әйтергә кирәк, реабилитациягә

Скачать книгу