Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 13

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

турында, гомумән, чор мәсьәләләре хакында үзенә генә хас карашлары, уйлары бар. Билгеле, Дисә үз карашын, һичшиксез, дөрес, бәхәссез дип санады. Бәлки, шуңар күрәдер ул, кеше турында кыю рәвештә фикер йөртергә хокукым бар, дип уйлый иде. Заманында Декарт, Вальери, Бальзак һәм Сартрлар белән шашынып та, соңрак, чор шаукымына ияреп, Пикассо, Ремарк һәм Хемингуэйлар белән мавыга башлады. Нинди генә өлкәдә булмасын, бер генә яңалык та аның дикъкатеннән читтә калмады. Кыскасы, Дисә үзен бүгенге көн яшьләренең «таҗы», «каймагы» дип санаучылар рәтенә куя иде.

      Ләкин шул кадәресе дә бар: еллар үткән саен, андый шалтыравыклы-ялтыравык сүзләр, авыз суларын корытып бәхәсләшүләр үзләренең кызыгын югалтты. Дисә төшенде: тормыш ул уйлаганга караганда күп тапкыр катлаулырак. Шулай ук кешеләрне белү өчен дә ике күрешеп, бер сөйләшү генә җитми икән.

      Ниһаять, Дисә үзе өчен тагын да яманрак, тагын да аянычрак хакыйкать ачкандай булды. Ул үз мохитендә, үз шулпасында кайнаган арада, тормыш искәрмәстән генә зур сикереш ясаган, шактый алга киткән икән. Дисә күзаллаган тормыш һәм бүгенге чынбарлык җир белән күк арасы кебек булып калган. Ул моны әледән-әле тоя, әледән-әле сизенә торды. Ординатураның беренче курсында укыганда шундый хәл булды. Аларны, берничә ординаторны, үзләре шефлык итә торган колхозга командировкага җибәрделәр. Юк, чөгендер алырга да, бәрәңге чүпләргә дә түгел, ә медпунктларның эшчәнлеген җайга салу максаты белән. Шунда үзләрен әллә кемгә санап йөргән медичкалар беренче тапкыр гади колхозчылар һәм колхоз җитәкчеләре белән якыннан торып аралаштылар. Бигрәк тә колхоз председателе аларны гаҗәпләндерде. Киноларда, театрларда күрсәтелә торган тиле-миле, чеп-чи надан һәм дорфа председательләргә чак кына да охшамаган иде ул. Фәннең төрле-төрле өлкәләрендә эрудит-хәбәрдар, хәтта медицина өлкәсендә дә күпмедер белеме булган бу кеше Дисәне уйланырга мәҗбүр җитте. Баштарак ул моны очраклы хәл кебек кенә кабул иткән иде. Әмма райкомда үткәрелгән бер очрашудан соң, Дисә үзенең бүгенге колхоз турында бик ялгыш фикердә торганлыгын аңлады.

      Дисә үз тормышының кайсыдыр бер борылышында ялгышты кебек. Баштарак бик сырланды-сайланды, тегесе дә ярамады, монысына да исе китмәде. Берәрсе белән танышып, ике-өч авыз сүз әйтмәс борын, ул кешедән гайрәте чигә торган иде. Кешенең каушап тартынуын да ул чикләнгәнлеккә, акылы камил түгеллеккә юрады. Ә еллар үтә дә үтә торды. Аның белән бергә аралашып үскән яшьләр башлы-күзле булып беттеләр. Бер Дисә генә: «Иң элек – үзең өчен яшәргә кирәк!» – дигән ялган фәлсәфәгә таянып яшәвендә булды. Шулай итеп, аның башта җаны-тәне белән теләгән мөстәкыйльлеге ахыр чиктә ялгызлыкка әверелде дә куйды.

      Мәхәббәт Дисәгә бөтенләй көтмәгән яктан килде. Ординатураның икенче елында алар группасына гыйльми җитәкче итеп яңа кеше билгеләделәр. Таныштырганда: «Хирург, медицина фәннәре кандидаты», – диделәр. Исеме Габбас, ә фамилиясе Гайфин икән. Дисә эченнән генә: «Чак кына Габбас Галин түгел», – дип уйлап та куйган иде әле.

      Габбас

Скачать книгу