Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 16
– Ә икенчесе? – дип сорап куйды Дисә.
– Икенчесе… Икенчесе аның – балалар. Зур таяныч, зур куаныч, зур юаныч бит ул балалар. Үз гомерләрен тулысынча балаларына багышлаган кешеләрне беләм мин. Зарланмыйлар, бик канәгать булып дөнья көтеп ята бирәләр.
Шулай да Газиның «геронтология» гә багышланган хезмәте бөтенләй үк файдасыз калмаган. Трактатның уннарча ел буена күзәтүләр алып барып, конкрет мисалларга таянып эшләнгән тәҗрибә өлешен бер татар егете үзенең диссертациясендә файдаланган. Хәзерге вакытта ул иптәш Киевтагы Геронтология институтында фәнни хезмәткәр булып эшли икән, һәр бәйрәм саен Газига телеграмма, открытка җибәреп тора ди. Кыскасы, киләчәге зур һәм бик өметле икән егетнең.
Дисәнең Чаллыга килүенә атна-ун көн дә үтмәгәндер, Гази белән дуслашып, якынаеп киттеләр. Больницада гына түгел, эштән соңгы буш вакытларын да бергәләп уздырырга тырыштылар. Икәүләп киноларга, театр-фәлән килсә – театрга бара торган булдылар. Соңга калган көннәрдә Гази аны Гайния түтиләргә кадәр озатып та куйгалады. Ә инде бик үк соң булмаса, Дисә янына кереп, һәйбәт варенье белән чәй эчеп чыгарга да тартынмый иде Гази. Күңеле һәрчак сагыш, сызлану белән тулы Гази ул көннәрдә үзен, чирек гасыр буе дөм караңгы җир асты куышында адашып йөреп тә, кинәт кенә кояш нуры белән балкыган көн яктылыгына килеп чыккан сыман хис итте. Күңел түрендә пыскып яткан, киләчәккә баглы булган өмет-хыяллар кинәт кабынып, талпынып куйгандай булдылар. Рәхәт-куанычлы чын юану белән яшәде Гази ул көннәрдә. Гаҗәп тә түгел, күпме гомере хиссез, нурсыз һәм мәхәббәтсез үтте бит аның.
Гази белән Дисә арасында бик озак бергә яшәгән, аралашкан кешеләрдә генә була торган, бер-береңне ярты сүздән үк аңлый торган якынлык хасил булды. Дисәгә дә Гази белән очрашу, аның янында булу ихтыяҗга, хаҗәткә әверелде. Шунысы гаҗәп, Гази белән очрашканнан соң, аның Казанда алган йөрәк ярасы сүрелгән, күңеленең ярсып айкалулары әкренләп үз ярларына кайтып төшкән кебек булды.
Ләкин бу ике кешенең якынаюы озын теллеләрнең игътибарыннан читтә кала алмады. Алар турында авыз чайкаудан да тартынмадылар. «Беренче күрүдә үк, акылдан язарлык дәрәҗәдә гашыйк булдым», – дип, Дисәне чын күңелдән көлдергән Хәмзин булып Хәмзин бу гайбәттән читтә калмады. Иң элек ул Гайния түтине үз кабинетына чакырып алды. Бик җитди кыяфәт белән, бик әһәмиятле сүз башлаган кебек итеп, салмак кына тезә башлады. Газиның төннәрен аларга кереп йөрүе турында иде аның әйтергә теләгәне. Аннары: «Бу мәсьәләнең, ямьсез төс алып, райком-фәләнгә җитүе бар», – дип кисәтеп тә куйды. Әмма Гайния түтинең әллә ни исе китмәде. «Бердән, – диде ул, – төннәрен түгел, ә кайбер көнне кичләрен кереп берәр чынаяк чәй эчеп чыккалады». Аннары, ике кулы белән берьюлы чигәләрен угалаганга охшаган хәрәкәтләр ясап, чәчләрен рәтләп алганнан соң, ярды да салды:
– Менә нәрсә, кем… Сантый әйтмешли, башка кайгың булмаса, монысын башыңа алма… Беркая да ишетелмәс. Ишетелә икән, берсе буйдак, икенчесе тол дигәндәй,