Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 18

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

бер вакыйга да күз алдына килде.

      Ямау эше белән утырган әнисе, тәрәзәгә күз салу белән, хәйран калырлык нәрсә күргәндәй: «Һай, әнекәйгенәм лә!.. – дип чәчрәп урыныннан кубып, тәрәзәгә барып капланган иде. – Шул ич, чәчрәпләр китим, шул. Эзсез-хәбәрсез юк булган Иргали ич… Күр инде, исән икән ләбаса, күптән җирләнгән чутында йөртәләр иде ич үзен…» – дип, чөйдәге шәлен йолкып алган иде дә чыгып йөгергән иде.

      Үлгән саналып та терелеп кайткан кешене күрү нияте белән, Гази да ян тәрәзә янына килде. Энесе Таҗи да аңа иярде. Киндер төпле кабык бишектә утырган нәни Һади да, кулларын сузгалап, нәрсәдер тәкелдәп, алар ягына тартылды.

      Күрде Гази: ишелеп төшәргә торган шыксыз өй катында басып торган солдат янына әнисе йөгереп килде. Кочакларга җыенгандай итеп, хәтта чит-ят кешенең җилкә-иңнәренә кагылып алды. Шунда ук, каядыр алып китәргә теләгән сыман, солдатның шинель иңнәренә ябышты.

      Бераздан солдат үзе дә керде. Әнисе исә, көтеп алган иң кадерле кунагын каршылагандай, күгәрченнәр булып кына гөрләмәде инде.

      – Әйдүк, әйдүк, Иргали күрше. Батыплар үләрмен димәсәң, әйдүк, түргә уз. Менә бит, ә! Шултиклем гомерләр узгач янә очрашырбыз дип кемнәр уйлаган?! Җыяр ризык булгач, бер кайтасың икән аны. Без бит, Иргали, ут күршеләр генә түгел, якын дуслар да идек. Ә хатының Гөлниса белән ахирәтләр идек әле. Хаҗи абыең да үлепләр ярата иде үзеңне. Әйдүк, әйдүк, Иргали… Менә моннанрак уз…

      – Хафаланма, Зәйтүнә апа, борчылма. Мин дә менә, туган нигезгә баш иярмен дә, иң әүвәл Хаҗи абыйның гаиләсенә керермен дип, күңелемә беркетеп куйган идем. Яз башында булып узган фаҗигале хәлләр турында Чаллыда, пароходтан төшкәчтен үк ишеттем…

      – Шулай язган булгандыр инде, Иргали күрше. Язганны күрмичә гүргә дә кереп булмый, ди бит. Кая әле, күрше, чишенепләр утыр әле… – Зәйтүнә иң элек үзе җилкәсендәге шәлен салып чөйгә элде, аннары Иргалине чишенергә өндәп тинтерәтә башлады. Хуҗабикәнең риясыз җылы, ихлас күңелдән кыставын абайлап алган солдат буйсынды, иң әүвәл арка капчыгын идәнгә шудырып төшерде. Бары тик шуннан соң гына баядан бирле малайларның күзләрен яндырып торган зур аеллы киң каешын чөйгә элде. Шинелен дә салып, гимнастёркадан гына калды. Өс-башы бөтен иде. Аягындагы күн итекләренә генә күз сал син, гомер туздыра алмассың, җитмәсә, тагын дагалылар, атлаган саен, шакы-шокы килеп торалар, идәннәр генә сыгылып кала.

      – Әйдүк, Иргали, түргә уз…

      Өйнең бөтен түрен иңләп-биләп алган сәке. Аның өстендә кайчандыр ак булып та, хәзер инде төсен югалткан тула киез. Кече бүлмәне аерып торган такта аралыкка терәп куелган иске сандык өстендә ястык-мендәр, корама юрган, киезләр өелгән. Шунда, сәке өстендә, берсеннән-берсе кечерәк өч бала. Солдатның шул якка карап торуын абайлап алган хуҗабикә сүзне балаларга күчерде:

      – Менә, тормышымның терәкләре, – диде ана кеше, җәһәт кенә сәке янына килеп. – Куанычларым да, юанычларым да шулар. – Сузылып кына, бишектә утырганының аркасыннан сөеп алды. – Ә бу ташбашы, тумас борын ятим калганы,

Скачать книгу