Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 12

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

хәзер танышып алсак та ярый торгандыр инде… Исемем Булат. Булат Хәнипович дип йөртәләр. Ә фамилиям – Хәмзин.

      Баш врач белән бер үк вакытта урыныннан купкан Дисә дә, кара челтәр перчаткасын салып, кыйммәтле таш елкылдаган йөзекле нәфис кулын булачак хуҗасының учына салды.

      – Дисә. Фамилиям – Әнәсова.

      Икенче көнне, иртәнге обход вакытында, больницаның бөтен персоналлары да диярлек бергә йөрделәр. Баш врач, палаталарга кергән саен: «Менә, иптәшләр, таныш булыгыз, безнең яңа сотруднигыбыз», – дип, Дисә белән таныштыра барды.

      Ниһаять, җиңел авырулар ята торган иң зур палатага да чират җитте. Кичә бакчада, соңыннан палатага кергәч, журналдагы рәсемнәргә күрсәтеп, үзенең ялгышмавын «исбат итәргә» өлгергән «артист» та шушы палатада иде. Баш врачның «яңа сотрудник» турындагы сүзләрен ишеткәч, аның авызы менә-менә сызгыра башларга җыенган кешенеке сыман бүрәнкәләнеп калды.

      Ике-өч көн эчендә Дисә больницада үз кеше булып алды. Авырулар белән дә бик тиз дуслашып, уртак тел табып өлгерде. Больницаның башка персоналы белән дә бик тиз аралашып китте.

      Чыннан да, ничектер гелән шулай була килде: Дисә һәрвакытта да игътибар үзәгендә. Аның үз-үзен тотышына, кыланышларының тыйнак-әдәпле булуына, шуның өстенә ни генә эшләсә дә, урынлы чыгуына бик күпләр дикъкать итәләр. Гомумән, барлык хезмәттәшләреннән дә ул күп ягы белән аерылып, күзгә ташланып тора. Табигать аны юри шәфкать туташы итеп яраткан диярсең. Күз явын алырдай ап-ак халатын киеп, билләрен буып алгач, күкрәк-түш тирәләре, коеп куйгандай зифа буй-сыннары тагын да ачыграк булып күренә. Ә инде кулларын халат кесәләренә батырып тыгып та куйса, бетте, аңардан күзләреңне дә ала алмыйсың, үзеңне әсир итеп тоясың.

      Көн артыннан көн үтә торды. Үзенең чатнама суыклары, аякларга сарылып уралучы җәяүле бураннары белән кыш та килеп җитте. «Вакытлыча гына» дип, Гайния түтиләргә квартирага кергән Дисә һаман да шунда тора бирде. Билгеле, беренче тапкыр бусага аша атлап кереп, анда урталай сынган гәүдәсен көч-хәл белән хәрәкәтләндереп йөрүче гарип хатынны күргәч: «Бу күз көеге янында ничек тормак кирәк», – дип уйлап та куйган иде Дисә. Ул вакытларда ике куллап бер таякка таянып йөрүче Фәния апасы да аңа әллә ни якты йөз күрсәтмәде. Ләкин тора-бара күнегелде.

      Соңрак Дисә Фәния апасының ни сәбәптән гарип булып калуының бөтен нечкәлекләренә кадәр белде. Гайния түтинең ире Низам сугышка кадәр Чаллыда милиционер булып эшләгән. Саллар тузгытып, урланган бүрәнәләрдән буралар бурап сатучы Мортаза атлы бер адәми затны ике-өч тапкыр тотып җавапка тарттырган. Сугыш башлану белән, Низамны фронтка алып киткәннәр. Ир-ат азаю сәбәпле, әлеге дә баягы шул Чатан Мортазаны чакырып алып, район Советы башкарма комитеты тирәсенә түрә итеп куйганнар. Менә шул имансыз: «Гад Низам каныма бик күп тоз салды… Хәзер мин аның бөтен нәселен корытачакмын», – дип әйтеп әйткән. Янап кына да калмаган Мортаза. Иң элек, укуын ташлатып, яңа гына уналты яше тулган Фәнияне урман кисәргә җибәргән. Тегендә, бик яшь, көч килмәгәе

Скачать книгу