Кичә яраттым (җыентык). Зиннур Тимергалиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым (җыентык) - Зиннур Тимергалиев страница 9

Кичә яраттым (җыентык) - Зиннур Тимергалиев

Скачать книгу

димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.

      Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.

      Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?

* * *

      Әти-әни борчыла инде, хәерле генә була күрсен. Без бит, кадерле укучым, Рамиләнең барысы да яхшы икәнен беләбез, шулай бит? Тик әлегә әйтми торыйк, әйдә, иртәнге якта, өйгә кайткач, кыз үзе әйтер. Сандык, мендәрләр әзерме сезнең, Саймә апа, Илфир абый? Туйлап кыз бирәсегез бар бит!

      Сабыр төбе алтын түгел!

      (Бәян)

      – Ммм…  –  Ләйлә күзләрен ачты.  –  Нәрсә булды бу?

      Ул һаман аңышмый иде әле. Ханым идәндә йөзтүбән капланып ята, башы нигәдер бик каты шаулый. Ул тиз генә хәтерен яңарта башлады. Каршында ире Айдар басып тора, аның күзләре һәрвакыттагыча сабыр… Кинәт Ләйләнең күзеннән гөлт итеп утлар атылып чыкты, аннары берни дә хәтердә түгел.

      Ләйлә акрын гына торып утырды да бүлмәгә күз салды. Ире бер кулы белән Ләйләнең әнисе Сәкинә апаның чәченнән урап тоткан, икенче кулы белән әтисе Илдар абыйны якасыннан алган да ишеккә таба сөйрәп бара. Әтисе дә, әнисе дә һушсызлар.

      – Син, син нишләттең аларны? Беләсеңме, мин сине хәзер нишләтәм?!

      Ләйлә идәннән торып басты да Айдар өстенә ыргылды.

      Ир хатынының үз янына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды, аннары кинәт аның уң аягы хәрәкәткә килде. Бөтен бүлмәгә «ах» иткән тавыш яңгырады.

      «Мине дә үтерде» дигән уй яшен тизлегендә башыннан үтте Ләйләнең, һәм ул, һушсыз калып, диван өстенә килеп төште. Айдар, әбисе белән бабасының гәүдәләрен кулдан ычкындырмый, ишеккә таба юлын дәвам итте.

* * *

      90 нчы еллар башы иде. Айдар, солдат хезмәтен тутырып, туган йортына кайтты. Десантчы булып хезмәт итте. Аннары, контракт төзеп, тагын ике ел ярымга калды. Барысы бергә өч ел. Өч елдан соң исән-сау туган йортына кайтып кергәч, Айдар солдат хезмәтенең ничек үткәне турында күпме генә сорашсалар да, бер сүз дәшмәде. Тик уң як кулбашында ярылып яткан зур яра җөен күргәч, Айдарның әнисе Халидә апаның җаны өшегәндәй булды. Өйдәге бар кеше Айдар янында бөтерелде. Ә ана улын күзәтте. Егерме өч яшен тутырып килгән малайның чигә чәчләрендә инде ак төсләр күренә иде.

      – Ходаем, ниләр күрергә язган булган сиңа, улым? Нигә бу түрәләр ил бүләләр? Нигә үзләре үстермәгән балаларны ут эченә тыгалар?

      Баласының ниләр күргәнен аңлар өчен, әни кешегә күп кирәк түгел. Икенче улы Алмазның да солдат хезмәтен тутырып кайтасына тагын бер ел бар әле. Аңлап була Халидә апаны. Балаларының ут эченнән кайтканын көткән аналарның җаннары ничек кенә телгәләнә

Скачать книгу