Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 2

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

итеп, төнге юлчының төнге сәфәре башланды. Ул вагон эченә үтте.

      Хәзер инде Билалга монда үз купесын эзләп табарга һәм тизрәк кереп ятарга, онытылырга, ял итәргә кирәк иде…

      Менә беренче купе… Менә икенчесе…

      Аның билетына «тугызынчы урын» дип язылган, димәк, ул урын шушында – өченче купеда булырга тиеш.

      Монысы ярый ла, үз урынын тапты бугай ул, ләкин хәзер кеше йоклый торгандыр бит инде. Аларны борчымый гына ничек кереп ятарга соң?

      Бу арада аның күптөрле шик-сораулар белән газапланган җанына тагын бер «корт» килеп керде. «Мин монда да артык кеше, ахрысы…» дигән уй иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бер мәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды.

      Ә бераздан, үзен җиңеп, ишекне шакымыйча гына тартып карарга булды. Шудырмалы ишек, бәлки, әкрен генә ачылып та китәр әле? Ипләп кенә, бик зур саклык белән тоткага тотынды – шылт иткән тавыш та чыкмады. Аннары, берәр минут чамасы шулай торгач, акрын гына ишекне уң якка таба этеп карады. Билалның бәхете – ишек төнгә бикләнмәгән булып чыкты.

      Тар гына ачылган ишек ярыгында төн уртасы өчен шактый көчле тоелган яктылык күрде Билал. Бу аны бик тә гаҗәпләндерде. «Төн уртасында нишләп әле ут яна соң монда?» Билгеле инде, мондый очракта сыңар күз белән генә карамыйча да булмый. Билал да шулай итте, ишеккә таба иелә төште, эчкә күз салды… һәм… шактый ук аптырап калды.

      Эчтә, уң яктагы сәкедә, яшь кенә бер ханым китап укып ята иде… Юка ак җәймә аның гәүдәсен яртылаш кына каплаган. Ачык яшел төстәге халаты аның зифа буен һәм күкрәкләрен яшерә алмаган. Ханым мендәрен терсәк астына салган да, кырын яткан килеш шуңа таянып, ниндидер китап укый…

      Күрәсең, китап дөньясына ул шактый тирән чумган, аны бәхетле бер тойгы, серле халәт биләп алган… Әнә шул хисләр кочагында бу яшь ханым бөтенләй эреп беткәнгә охшый. «Хатын-кызны бары тик мәхәббәт кенә шулай мавыктыра аладыр», – дип уйлап куйды Билал.

      Аннары күзе өстәл өстенә төште. Анда ачылган эчемлек савыты, поездда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди кәгазь савытлар… Конфетлар, печенье, ипи, ит кисәкләре дә күренә…

      «Тукта, ә сул як сәкедә кем соң?» Билал анысын да карап алды. Икенче сәкедә дә хатын-кыз иде. Ул биш-алты яшьлек баласын кочаклаган да, башын артка ташлап, тыныч кына йоклый бирә.

      «Әйе… кызык хәлгә эләктем бит әле мин… Бүген Вахитлардагы бер мәҗлестән качып котылдым дигәндә, инде монда икенчесенә килеп кабаммы?!»

      Әмма үз шәһәрен һәм андагы үз фатирын ташлап китеп баручы төнге юлчыбызның бирегә – үз купесына керми хәле юк иде. Ул ишекне кирегә тартып куйды да, әле генә килеп баскан кеше төсле, акрын гына шакыды.

      Беренче шакуга эчтән тавыш бирүче булмады. Билалның кыенсынуы, чыннан да, бик көчле идеме, әллә теге ханым укый-укый йоклап ук киткән булдымы, – һәрхәлдә, аңа ишекне ныграк итеп яңадан шакылдатырга туры

Скачать книгу