Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 4

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән… Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.

      Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын… Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде… һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:

      – Әйдә әле, Нина… – диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.

      Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк – савыты төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды… Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде дә, Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән – аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра… Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән…

      Билал Нинага шоколад конфет сузды… Коньяктан соң әле берни дә капмады бит… Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады… Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды… Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ…» – дип, кисәк кенә борылды һәм… иреннәр – бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр – магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды…

      – Аһ!.. Нишлибез без!.. Әгәр Халидә уянса! – Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде… Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде… Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды…

      Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.

      Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар… Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде…

      Бераздан купедагы утны сүндерделәр… Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде… Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде…

      – Билал…

      – Әү.

      – Йоклыйсыңмы?

      – Юк. Йокламыйм.

      – Бернәрсә

Скачать книгу