Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 8
Алардан артта тагын буш урын… Анда ике зур чемодан гына куйганнар… Әһә, әнә ул чемоданнарның хуҗалары – ике ир-ат – ипләп кенә нәрсә турындадыр сөйләшеп баралар. Аларның да күзе тәрәзәдә, урманда.
Билал үзе утырып барган рәтне күзәтә башлады. Менә аның алдында гына карт белән карчык. «Кара әле, болар да ял итәргә бара микәнни?! Кызык, бу яшьтә ял йортына йөрү бик сәер түгелме соң?!»
Ул да түгел, Билалны тәмам шаккатырып, әлеге абзый ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән татарча җыр да көйләп җибәрмәсенме!
Җыруның да ниндиен әле:
Туган ягым гөл арасы,
Үзем авыл баласы…
Абзый күңеле булганчы җырлап бетергәнне көтте дә ипләп кенә сүз кушты Билал:
– Бабай, әллә син дә ял йортына барасыңмы?
Бу тирәдә татарча эндәшү аның өчен ияләнгән нәрсә иде, ахрысы, абзый бер дә гаҗәпләнмичә генә аңа таба борылды да аннары, карчыгына карап көлә-көлә:
– Әйе шул! Без дә ял йортына барабыз! Әйеме, карчык! – диде.
Билал моны ничек аңларга да белми торганда, бабайның карчыгы ярдәм итте:
– Шунда, якында гына торабыз без. Ял йортыннан ерак түгел. Менә шәһәргә барган идек әле. Оныгыбызның хәлен белергә. Шуннан кайтып килеш.
Гаять ачык чырай күрсәтеп сөйләшә башлаган карт белән карчык Билалга бик ошады. Аның тагын да сүзне дәвам итәсе, алар турында күбрәк беләсе килде.
– Ә оныгыгызга ни булган соң?
Бу юлы инде бабай уфтаныбрак тотынды:
– Әй-й, заманнар диген син! Нинди заманнарга килеп җиттек бит! Бердәнбер оныгыбызга духтырлар: «Урманга чыгарга ярамый, авыл җиренә кайтырга ярамый!» – дигәннәр. Югыйсә чире көчәя икән.
Билалның мондый нәрсәне әле гомерендә дә ишеткәне юк иде. Чын булыр микәнни бу?! Шундый авыру да бар микәнни дөньяда?!
Сорамыйча да булдыра алмады:
– Ә нинди чир ди соң ул?
Бабайның җавабы кыска булды:
– Кем белсен инде аны! Хәзерге мең төрле чирне!
– Нигә белмәскә! Аллергия, диде. Малаең шулай диеп кайтып әйтте бит, оныттыңмыни? Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ятабыз бит инде. – Соңлап булса да сүзгә кушылган әбинең тавышында борчылу да һәм кемгәдер, нәрсәгәдер ачу да сизелә иде.
Билал тынып калды.
Коточкыч яңалык иде бу аның өчен! Кешегә, япь-яшь кешегә әнә шулай табигатькә чыгарга ярамасын әле! Йә дөнья! Кая барасың син?! Байтак кына вакыт тешләрен кысып, йөзен чытып нишләргә белми барды ул.
Аннары Нинаның да Мәскәүне ташлап еракка – тайга арасына китәргә теләве исенә төште… Ул да качарга тели түгелме соң?! Хатын-кыз сизгерлеге белән әнә шул куркынычны алдан тойган түгелме соң Нина?!
Үзе өчен коточкыч