Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 10

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

тегеләр көлгәндә көлеп, сөйләшкәндә «әһә-әһә» диеп утырган булды. Ә җанында исә аның тыныч бер иплелек, салмак агышлы ләззәт һәм аннан да мөһимрәге: тагын да зуррак рәхәтлек яши бирде. Менә шул соңгысы белән ул үзен биредәгеләрдән иң бәхетлесе дип саный аладыр да әле… Иң зур шатлык – алда көткән шатлык бит ул! Чынында булганнан да олырак, матуррак күренгәнгә шулай көчле тәэсир итәдер инде ул адәм баласына…

      Ашаганнан соң аларга бүлмәләрен күрсәттеләр. Билалга дигән аерым бүлмә коттеджда, төп бинадан бер йөз метрлар чамасы читтәрәк икән. Аның каравы күлгә якын! Бәләкәй капкадан гына чыгасы да тау гына төшәсе.

      Бүлмәсенә кергәч, креслога утырып, әз генә ял итим дип уйлаган иде, бераз утыруга йокысы килеп китте, һәм Билал, тиз генә чишенеп, урынына менеп тә ятты. Менә шушындый иркен чакларда, ял вакытларында йокының кирәген бирә торган гадәте бар инде аның… Гаеп итмәгез, берүк! Аннан соң бөтенләй икенче, өр-яңа кеше булып тора бит ул! Көче, дәрте ташып торган кеше булып!

      Байтак йоклады Билал. Уянып сәгатенә караган иде, унбер тулып килә икән. Тыштагы эсселек инде бүлмәгә дә үткән, көннең нинди кызу икәнен моннан да чамалап була… Эссе дигән сүз артыннан ук аның күз алдына күл килеп басты. Янында гына Якты күл бар бит! Билал сикереп тә торды һәм трико чалбар белән майка гына эләктереп чыгып та китте. Күлгә! Тик тышка чыгу белән исенә төште, башына бик кызу икән… Кире борылды. Бүлмәсенә керде. Портфелендә берәр газета табылса, эшләпә ясап кию иде исәбе. Ләкин мыш-мыш килеп күпме генә актарынса да, аңа кирәк әйбер чыкмады. Инде нишләргә?

      Газета гына сорасам гаеп итмәс әле дип, күршесенең ишеген шакыды. Шундый вак йомыш белән борчыганы өчен гафу үтенеп кенә сорады ул. Күршесе өлкән яшьтәге бер абзый икән.

      – Менә минем малай әлегә үзе монда юк. Аның бик шәп эшләпәсе бар, – дип, Билалга испанлылар кия торган бик матур, киң кырлы салам эшләпә чыгарып бирде. Билал аптырап, кыенсынып китте. Бу бик кадерле нәрсәдер бит? Нигә ул аны алай беренче сораган кешегә биреп чыгара?

      – Борчылмагыз, борчылма… Аның әле өйдә тагын да шәбрәге бар! Яңарагы! Былтыр диңгез буеннан әнисе алып кайткан иде анысын. Ә бусы күптәнге инде.

      Билал киеп караган иде, тап-таман, нәкъ үзенеке сыман! Үзе дә сизмәстән авызы ерылып китте. Әкәмәт була бит бу!

      Шуннан соң инде тәмам канатланып, нәкъ бала-чага сыман сөенеп чапты Билал күл буена!

      Күл буена җитәрәк акрынайды. Аның яшендә болай йөгереп йөрү бик үк килешмидер бит. Аннары, мондый уш җибәрерлек эшләпә кигәч бигрәк тә.

      Хәзер, көн уртасында, урман эче дә шактый кызган икән. Ял йортыннан күлгә төшүче сукмак та күп йөрүдән тузанланып, эчкә иңеп беткән. Кырыйдан гына барырга туры килә… Менә сукмак кечкенәрәк бер чокырга төшеп менде дә аннары калкулыкка килеп чыкты. Биредән бөтен күл буе ап-ачык күренеп тора иде. Билал тукталып, байтак күзәтеп торды… Кая гына караса да, кеше иде монда. Барысы да эшләпәдән яисә яулыктан, өсләренә зонт корып куючылар да бар… Урмандагы күл

Скачать книгу