Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 14

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

директор, үзе дә урыныннан торып:

      – Әйдәгез, карыйк, алайса… – дияргә мәҗбүр булды.

      Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар.

      Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендәге архитекторлар группасы бер ел буена тырыша-тырыша эшләгән эш – Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае!

      Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик җентекләп өйрәнделәр. Кайсы яктан караганда ничек күренәчәк ул? Яр буеның нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә, яр белән дә аны ничек уңышлы бәйләргә, ялгарга?

      Бик озак уйлашканнан соң, Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар. Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә иде! Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар… Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак гүзәл сарай туарга тиеш иде.

      Яңа директорга иң башта бинаның өске өлеше ошамады. Озын кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп:

      – Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! – диде ул һич тә икеләнү сизми торган тавыш белән.

      Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр.

      Бераздан Билал сүз әйтим дип авызын ачкан иде, директор бүлде:

      – Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер төзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?!

      Ничек инде таныш булмасын, ди, ул проблема егетләргә?! Бик таныш, билгеле!.. Таныш!.. Әмма урын җитми, урын тар дип, бөтен шәһәрне бертөсле биек тартмалар белән тутырып булмый бит инде! Соңгы елларда үсеп чыккан андый шәһәрләр болай да байтак! «Сәнгать сарае булгач, кешечә булсын инде ул!» – дип тырыштылар бит егетләр! Хәзер, гомумән, архитектурада кешечәлеккә омтылыш көчәеп бара бит. Чөнки замана кешесенең күңеле шулай тели!

      Ул көнне яңа директор кабинетындагы сөйләшү буеннан-буена гел әнә шул рәвешле бик тә кискен һәм кызып китүләр белән барды. Яңа директор иң кызыклы табышларга, иң оригиналь идеяләргә каршы иде. Аларны, гомумән, кирәк түгел дип исәпли иде ул.

      Кабинеттан сөмсерләре коелып чыкты егетләрнең… Бер-берсе белән сөйләшмәделәр. Кайсы нинди йомыш тапкан булып, төрлесе төрле якка таралышты.

      Билалның ул көнне үзләренең бүлмәсенә дә, беркая да керәсе килмәде. Коридор башында бераз миңгерәп басып торды да аска чәй эчәргә төшеп китте. Буфет чиратындагы кызлар белән сөйләшә башлагач тынычлангандай итте. Һәм әнә шунда аның башына беренче мәртәбә шикле уй килде. Аның күңеленә шик оялады.

      Шуннан соң булып узган бер-ике конфликт ул уйны тагын да көчәйтте.

      …Үзенең кайда ятуын искә төшереп, як-ягына каранган иде, сызгырып җибәрде Билал! Яр буенда халык бик кимегән иде. Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп! Тукта, халык кая киткән соң? Ашарга микәнни?! Читтәрәк, каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ятучы егеттән сораган иде, сәгать

Скачать книгу