Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 15

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

бетергәч тә, түшәмгә карап озак ятты. Уе белән әллә кайларга, еракларга китеп. Үз тормышы белән дә бик зур уртаклык тапты ул әсәрдә. Күрәсең, оста язучы бөтен кешене борчыган әйберләр турында язган. Бик күпләр башына төшкән бәладер ул хәлләр.

      Аннары гадәтенчә Билал күл буена юнәлде. Килеп үзенең ияләнгән урынына урнашты. Тик бүген нишләптер тиз генә суга кереп китәсе килми иде, эшләпәсе белән битен каплады да чирәм өстенә сузылды. Шактый ятты ул шулай. Ләкин күпме генә ятса да, укылган китап тәэсиреннән ычкына алмады. Тирә-яктагы чыр-чу да, ике метрда гына җәелеп яткан Якты күл дә кинәт кенә көчсез булып калдылар. Кеше үз эчендәге тирән күлгә – уй-кичерешләр дөньясына кереп китте.

      Бүтән көннәрдәге сыман бик артык хозурлана алмаса да, барыбер озак итеп су керде Билал. Ә сәгать икегә якынлашкач кайтырга кузгалды.

      Үзе йөрергә яраткан аулак сукмактан менде ул. Эшләпәсен салып кулына тотты, ничектер башындагы уйлары белән әлеге купшы эшләпә үзара килешмиләр, ярашмыйлар, бер-берсенә каршы киләләр сыман тоелды аңа. Хәер, баш үзе дә, бүтән көннәрдән аермалы буларак, чүт кенә аскарак иелгән иде бугай. Берәрсе игътибар белән читтән караса, һичшиксез, шуны искәрер иде.

      Билал ял йортының кечкенә генә арт капкасыннан үтте. Хәзер сукмак яшь юкәләр арасыннан уза да ул яшәгән коттеджга таба борыла. Ярый әле, сукмакның як-ягындагы яшел чирәмне саклап кала алганнар. Мондый кызу көннәрдә ул күзне ял иттерә, әз генә булса да күңелне күтәреп җибәргәндәй итә.

      Шулай атлый Билал акрын гына. Әле ашарга да ашыкмый, бүтән чабар җире дә юк аның.

      Яшь юкәләрне узып, әллә ни күп тә китмәгән иде, кинәт алгы яктан, Билал бөтенләй искәрмәгән җирдән:

      – Әти! – дигән тавыш ишетелде. Билал башын күтәрде һәм үзенә таба йөгерүче кызы Раушанияне күрде! Ямь-яшел чирәм өстеннән, ашыгып-кабаланып, туфлиләрен төшереп калдыра-калдыра чаба иде ул!

      Билал туктап калды, кинәт кенә берни эшли алмас булып китте, сүз дә әйтә, бер хәрәкәт тә кыла алмады. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды.

      Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды, нык, бик нык итеп кысты. Билалның тәне үзенең иң кадерле, иң яраткан җылысын тойды. Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны санаулы минутлар эчендә биреп өлгерде. Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ә Раушания, инде бер килеп кочаклагач, артык назланырга күнекмәгән иде, тизрәк җиргә төшү, аягына басу ягын карады, башын, муенын боргалый башлады. «Төшим инде…» – диде. Билалның исә аны һич кенә дә үзеннән җибәрәсе килми иде.

      Ниһаять, Раушания төште һәм, төшешли үк: «Әни тегендә сине көтә…» – дип, бармаклары белән Билалның коттеджына таба күрсәтте. Күрәсең, кызы, чирәмдә уйнап йөргән җиреннән күреп алып, әтисенең каршысына чапкан иде.

      Билгеле, кызының бу кадәр җиргә үзе генә килә алмаячагын Билал аңларга тиеш иде инде. Ләкин «әни тегендә» дигән сүз аны, сөенешеп кызы белән атлап

Скачать книгу