Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 13

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

беркайчан бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар; беркайчан, бер генә мәсьәләдә дә кистереп җавап бирмиләр. Һәм алар, андый кешеләр, беркайчан тулысынча ачылып, күңел төпкелендәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр. Алар һәрчак сак, уяу, куркучан. Менә шушы сыйфатларны үзләрендә булдырырга тырышу теләге аларны, гомумән, чикләнгән, сай фикерле натурага әйләндерә. Күпмедер вакыттан соң аларны әнә шул эчке һәм тышкы тормозлары, үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә.

      Менә шушы уйларына Билал торган саен ныграк ышана килә.

      Күл буенда Сергей Николаевичка карап торганда, Билалның башыннан әнә шундый уйлар үтте. Хәзер инде бу кешенең кем булуы, нигездә, билгеле кебек иде. Тик менә ничек итеп аның аркасында кәефне бозмаска да ничек итеп мондый әңгәмәләрдә тынычлык саклап калырга – бусын нык кына уйларга кирәк иде Билалга.

      – Ярар, әйдә, кайтабызмы инде, герой! – Сергей Николаевич, зур хуҗаларга хас булганча, кулын Билалның җилкәсенә китереп салды. Хәтта җилкәдән тотып селкетеп тә караган булды.

      Бер-берсен беркайчан күрмәгән һәм күрмәячәк бу адәмнәрнең бөтен хәрәкәтләре ничек үлчәнгән һәм никадәр таныш кабатлану!

      Билалның танышлары, әдәпле генә иттереп саубуллашканнан соң, ял йортына менеп киттеләр. Ә Билалның моннан беркая да китәсе килми. Биредә ул җан рәхәте тапты! Тик менә «иптәш» дияргә тиешле кешеләр генә әллә ниндирәк булып чыктылар бит әле. Каян килгәннәр микән алар? Әле мин анысын белешмәдем бит. Хәер, шул ук мин качкан мәхшәрдән – шәһәр җиреннән килгәннәрдер инде.

      Ул, берни җәеп тормастан, яшел чирәмгә сузылып ятты. Өстән кояш кыздыра, аста салкынча чирәм, якында гына менә дигән күл – рәхәт иде аңа, табигать баласына!!!

IV

      Шулай озак ятты ул. Аннары, артык эссе кояш астында инде тәмам чыдар хәле калмагач, суга кереп китте, тагын кинәнеп, онытылып йөзде. Тагын ярга чыкты, тагын тәне яна башлаганчы кызынды.

      Ләкин шунысы сәер: тәне, гәүдәсе ничек кенә рәхәтләнеп ял итмәсен, үзенең башын, уйларын барыбер моңарчы ияләнгән тормышыннан аера алмый иде Билал.

      Менә хәзер дә үзе кайнар кояш астында кызынып ята, ә уйлары, күңеле әллә кайда – еракта, эшенә бәйле вакыйгалар арасында. Күз алдында һаман шулар.

      – Шулай итеп, сез Сәнгать сараен проектлаштырырга булдыгыз инде, ә?!

      Яңа директор Билал эшләгән бүлек архитекторларын үз кабинетына җыеп алды да әнә шулай кинәт кенә сүзен башлап җибәрде. Әле дә хәтерендә Билалның: шуннан соң бүлмәдә бик озакка тынлык урнашты. Ниндидер начар тынлык, күңелсез тынлык – кешеләр бер-берсен аңлый алмаганда була торган тынлык иде бу. Эченнән генә ике директорны чагыштырып та алган иде Билал ул көнне. «Газиз абый сөйләшүне болай башламый торган иде… Аңа карагач, үзеннән-үзе киңәшәсе, уртаклашасы килеп тора иде…»

      Тынлыкны, әлбәттә, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый бозарга тиеш иде. Бөтен сызымнар, исәпләүләр аның кулында. Әмма менә аның холкы артык юаш. Үтә талантлы архитектор булуга карамастан, кайчакларда, бигрәк тә берәр тупасрак

Скачать книгу