Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 9

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Кичкырын килеп тәмам караңгы төшкәнче йөри иде Билал әнә шул дәрья буенда. Чиксез рәхәт тә, гаять ямансу да, әллә нинди үзәкләрне өзәрлек моңлы да була иде ул чагында… Исенә бик еш кына Штраусның салмак та, дәртле дә музыкасы килә иде. Чөнки монда төшмәгән кичләрдә ул өендә тәрәзә төбенә үк килеп утырып репродуктордан ерак музыка авазларын тыңлый иде. Баеп баручы кояшка карап, ул кереп югалганнан соң да әллә никадәр гомер утыра иде әле моңга бирелеп.

      Соңгы елларда аңа ялгыз гына калу, бигрәк тә менә моның ише ямьле җирләрдә берүзе йөрү бик эләкми башлады. Эш һәм гаилә дигән ике ыгы-зыгы арасында чабып үтте аның көннәре. Ул инде үзенә үзе булып та күренми башлады, әллә нинди ят кыланмыш-холык үзләштергән кеше төсле тоя ул үзен.

      Менә хәзер Билал бер ялгызы урман сукмагыннан бара. Олы юлны калдырып, юри тар сукмактан кереп китте ул. Адашмам әле, югалмам, дип уйлады. Урман адаштырмый ул, йөри белсәң. Киресенчә, авыл малайлары, табигать эчендә үскән егетләр шәһәрнең төп-төз урамнарына килеп кереп адаша күп чакларда. Минем кебек, мәсәлән. Ә урман юллары аларны адаштырмый. Чөнки урманда, табигатьтә алдау, хәйлә дигән яман нәрсә юк, анда барысы да ачык һәм күңелгә якын, гади һәм кабатланмас матур. Бөек табигыйлек монда. Яшәүнең иң ышанычлы, иң тотрыклы ысулы булган табигыйлек.

      Сукмак борылып-борылып барды да зур булмаган бер ачыклыкка килеп чыкты. Ә ул ачыклык күлгә килеп ялгана икән. Билал кечкенә таллар арасыннан иң элек ул күлнең бер башын күрде. «Менә шулдыр инде, алайса, Якты күл…» Үзе барган сукмакны ул бөтенләй онытты, әллә инде сукмак үзеннән-үзе юкка чыкты. Билал, зур сер, могҗиза күрергә җыенгандай, күлгә якынрак килде. Килгән саен, ул әйтерсең үзенең гәүдәсенең, хәтта алай гына да түгел, чынбарлыкның әкренләп эри, югала баруын тойды. Гүя Якты күл үзенә якынлашкан һәр адәм баласын әкиятләрдәге сихри көч иясе сыман үзенә ала, йота бара иде… Билал да ямь-яшел чирәмле яр буена килеп басуга, аның өчен менә шушы сихри күренеш кенә торып калды.

II

      Якты күл!

      Исеме ничек туры килә икән аның үзенә! Менә шушы ямьле урман уртасындагы бердәнбер якты, зәңгәр тәрәзә шикелле икән ул. Эчкерсез күңелләрнең сафлыгы шикелле икән ул. Мөлдерәмә тулы икән. Ап-ак каенлы ярлары, бу кадерле байлыкны ничек итеп түкми-чәчми сакларга дигәндәй, тыныч кына уйга талган икән аның…

      Билал, күл буена килеп чыккач, башта бөтенләй туктап калды. Үзе каршына китереп куелган шушы гүзәллекне күзләре белән эчеп бетерергә өметләнгәндәй, аның һәр куагын-агачын, үләнен-чыбыгын озаклап-озаклап күзәтте, күл өстенең ышанып булмастай зәңгәр тигезлеге вакыты белән хәтта үзенә суырган төсле дә тоелып китә иде. Шулхәтле көчле иде аның тәэсире.

      Билал алга таба бер адым атлады да туктады. Шул арада инде өр-яңага әверелгән табигый сәнгатьне яңадан да каушый-каушый, дулкынлана-дулкынлана үзенә иңдерә, сеңдерә башлады.

      Тагын әз генә алга китте дә тагын туктады. Тагын-тагын шулай кабатлады. Әле ике көн элек кенә шәһәр мәхшәрендә нишләргә белми азапланган Билал өчен бу әйтеп, аңлатып бетерә алмастай ләззәт, бернинди сүз дә колачлый алмастай

Скачать книгу