Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 23

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы

Скачать книгу

иң гүзәл биюләрендә дә моның кадәр җанга якын, кадерле, күңелне тутырырдай камил һәм нечкә хәрәкәтне тапмады, күрмәде ул.

      Әнә шул минутлардагы соклануы чиксез иде Билалның!

      Эчендәге әнә шул хис көченнән, аның тышка ургылуыннан йөрәге ярылыр, тәне, гәүдәсе меңгә, миллионга шартлар кебек иде.

      Билалның бу сәер халәтен йөзеп килүче Ләйсирә сизмәде, билгеле. Ул әле Якты күл белән беренче очрашу тәэсирен кичерә. Билалга караган килеш, әкрен генә йөзә, аңа якыная.

      Билал исәнләшкән төсле Ләйсирәне кулларыннан тотып алды. Аяклары белән кызу-кызу хәрәкәтләнеп, Ләйсирәнең кулларын һәм үзен дә әз генә өскә күтәрде. Бәхеттән, рәхәтлектән Ләйсирә көлеп җибәрде.

II

      Туйганчы йөзделәр алар Якты күлдә. Чөнки бу, чыннан да аларның тормышындагы яп-якты бер күл, яп-якты бер көн иде.

      Икенче як ярга да чыктылар. Ап-ак каеннарның кайсы берсе суга ук иелеп тора, кайберләре, таулы ярда үсеп, зәңгәр күккә ашкан. Ләйсирә яр буендагы әнә шул зифа каеннар янына чыгып басты. Ямь-яшел купальниктан бөтен матурлыгы белән балкып басып торды ул. Якты күл буенда, ап-ак каеннар янәшәсендә, купальниктан гына калган Ләйсирә дөньядагы бер генә киноактрисага да алыштыргысыз чибәр һәм табигый иде. Аның әкрен генә, әллә нинди нәфислек белән бер урында кузгалып куюлары… Бу вакытта зифа буйның торышы, рәвеше Билалны яңача шашындырды.

      Билал да аның янына ярга чыкты. Бераз хәл җыйды. Аннары тау бите буйлап урман эченә менеп киттеләр. Җитәкләшеп, ялантәпиләре белән җирне капшап кына баса-баса, каеннар, юкәләр, яшь усаклар арасында йөрделәр. Бөтен тарафта яшеллек һәм яшьлек иде, аларның һәммәсе үсүгә һәм мәхәббәткә дәшә, яратуга, сөю-сөелүгә ымсындыра һәм илһамландыра иде. Монда, Якты күлнең икенче ярында, аларны кем дә күрми иде. Тауны менеп җиткәч, Билал Ләйсирәне күтәреп алды, күтәргән килеш үпте, ашыкмый гына сукмакка чыкты һәм, шул рәхәтлекне мәңге сузарга теләгәндәй, як-якка карый-карый, борылмалы сукмактан алга таба атлады. Аларның баш очында чип-чиста, зәп-зәңгәр күк, әйләнә-тирәләрендә ямь-яшел урман, алларында озын-озын сукмак иде. Ә күңелләрендә быелгы җәйнең кояшыннан да кайнаррак ут, яшь чагында гына кичерелә торган мәхәббәт!

      …Урман эчендә йөреп туйгач, әлсерәп тагын Якты күлгә төштеләр. Ике көмеш балык кебек, янәшә йөзеп киттеләр. Билал һаман Ләйсирәгә бик якын йөзде, йөзгәндә дә, ул аннан күзен ала алмады.

      Үзләре чишенгән ярга чыктылар. Анда ямь-яшел чирәм, берни җәймичә, шунда гына ятып кызынырга да була… Әмма Ләйсирә кебек гүзәлне чирәмгә генә, гәрчә ул бик йомшак тоелса да, яткырырга ярыймы соң?!

      Билал, кулыннан килгәнчә нәзакәтлерәк булырга тырышып, җәймә җәйде, әле судан чыгып хәл җыярга да өлгермәгән, тирән итеп сулыш алган Ләйсирәгә ятып кызынырга урын тәкъдим итте.

      – Моның кадәр ямьле урынны каян эзләп таба алдың син, Билал… – Ләйсирәнең соклануы да, бүгенге көн бәхетеннән ләззәтләнеп куануы да һәм хәтта үзен шушында чакырган өчен, Билалга йомшак кына итеп рәхмәт әйтүе дә сыман иде бу. Ул, әле генә суга кереп киткәндәге сыман матур итеп,

Скачать книгу