Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы страница 27
Көч-хәл белән ычкынды ул шушы вәхши төштән. Уяну белән, шундук барып утын кабызды. Аннары, әзрәк тынычлану өчен, кранны ачып, битен юып алгандай итте, су да йотты. Шуннан соң караватына килеп утырды да:
– Уф-ф Алла! – дип куйды. – Уф Алла… Тагын нинди җәза инде бу!
Билалның төшләргә ышану гадәте бар иде. Төш белән чынбарлык арасында әлегә кеше аңлап җитә алмаган зур бер бәйләнеш булырга тиеш дип саный иде ул. Әнә шуңа күрә үзенең төшләренә әһәмият бирә, алар хакында байтак кына уйланып йөри иде.
Ә бу юлы уйлану гына түгел, яктыра башлаганчы йоклый алмады Билал. Тәмам йокысы качкан иде. Һич кенә дә йокыга китәрлек түгел иде.
– Нәрсә дигән сүз бу?! Нинди куркыныч хәбәр бу миңа?! Шул сораулар аның миенә кызган ук кебек килеп кадалдылар. Әмма аларга җавап таба алыр дәрәҗәдә түгел иде аның башы. Бары тик сорауларның зың-зың итеп баш миенә килеп кадалуы гына ишетелә кебек иде. Һәм ара-тирә «Раушания» дигән бик кадерле исем чагылып китә иде.
Төн тәмам эреп бетеп, инде көн беленә башлаганчы, әнә шулай миңгерәп утырды да яктыргач кына тынычлап яңадан йокыга китә алды.
Әмма ул яман төш һич тә хәтердән чыгарлык түгел иде инде. Быелгы кайнар кояш кебек баш очындагы гомерлек эссе юлдашына әйләнде Билалның.
– Ну, кызык та кеше инде син, ә?
Соңарып кына кичке ашка килеп кергән Билалны егетләр көлешә-көлешә каршы алды.
Билал аларның ни өчен шулай көлүләрен аңламады. Шуңа күрә, өстәл янына килеп җитсә дә, аптыраган кыяфәт белән басып тора бирде. Тегеләр һаман дәшмәгәч:
– Ә нәрсә бар соң? Ни булган? – дип сорарга мәҗбүр булды.
Сергей Николаевич, ашавыннан бүленеп, аңа текәлде.
– Нәрсә, нәрсә! Яныңа кызлар үзләре килеп йөргәч, син хәзер совет почтасын санга да сукмыйсыңмыни?! Әнә иртәдән бирле бер хат ята анда сиңа! Йөгер тизрәк!
Ләкин Билалның исе китмәде. Ипләп кенә урынына кереп утырды. Аның хат көтәр кешесе юк бит, бәлки, шаяртуларыдыр. Аннары биредә хат алу, хат язу ише мәшәкать белән изаланасы да килми иде. Билалның лаеклы ялы бит бу! Бөтенесеннән, барысыннан туеп киткән кешенең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар бит инде!
Кичке ашын бик тынычлап, тәмләп ашаганнан соң, тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны.
Хат, матур гына чәчкә төшерелгән гади конвертка салынган булса да, шактый калын иде. Билалны әллә инде әнә шул калынлыгы куркытып калдырды, әллә көтелмәгән булуы бераз сагайтты – кулына алгач та, аны ачарга ашыкмады. Салмак кына адымнар белән үзенең