Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада. Фатих Карим
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада - Фатих Карим страница 13
Бакчага барасың да
Күбәләк куып йөрисең
Чәчәкләр арасында.
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый,
Канат җәеп оча китә,
Еласаң да тоттырмый.
Кума, кызым, күбәләкне,
Бакчабызда йөрсен ул,
Кунсын йомшак чәчләреңә,
Бантик булып торсын ул.
Сагынырсың күбәләкне,
Җил-яңгырлы көз җиткәч…
Язгы таң кебек ягымлы
Иркә яшьлегең үткәч.
1935
Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл
(Әкият-поэма)
Җыелып утырыгыз, Бер әкият укыгыз, Кызык булса көләрсез, Башкаларга сөйләрсез.
Моннан күп еллар элек
Бик еракта, Таулыда
(Таулы дигән авылда),
Бер кеше гомер иткән,
Хәйдәр исемле икән.
Хәйдәрнең аты булган,
Колагы каты булган,
Сызгырсаң ишетмәгән,
Сыптырсаң килешмәгән,
Рәттән тугыз мәртәбә
Тибә булган тәртәгә.
Җәй үткән дә, көз җиткән,
Кырда үләннәр кипкән.
Хәйдәр киткән урманга,
Утын кирәк булганга.
Иртән чыгып киткән ул,
Кичкә барып җиткән ул.
Баргач туарган атын,
Салдырмаган камытын.
Ат ачыгып кешнәгән,
Хәйдәр аңа дәшмәгән.
«Түзәр әле», – дигән дә
Бәйләп куйган имәнгә.
Хәйдәр тәмәке тарткан,
Аннан йокларга яткан.
Бертын изелеп йоклагач,
Төн буе кискән агач.
Кискән күңеле булганчы,
Балта сабы сынганчы.
Кояш чыгып җиткәндә,
Хәйдәр атын җиккән дә,
Күчәр сынар димәгән,
Бар кискәнен төягән.
«Ат бит ул, тартыр ла», – дип,
Кузгалган кайтырга дип.
Ат төн буе ач торгач,
Йөге дә авыр булгач,
Бер атлый да туктый, ди,
Хәйдәр аны тукмый, ди.
Тукмый, ди, егылганчы,
Чыбыркысы тузганчы.
Ат, мескен, хәле беткәч,
Аруы чиккә җиткәч,
Көянтәдәй сыгылган,
Аннан җиргә егылган.
Хәйдәрнең кыйланганын,
Малкайны кыйнаганын
Ак каенда утырган
Саескан күреп торган.
Тузгачтын чыбыркысы,
Хәйдәр, тешләрен кысып,
Сыек чыбык алырга дип,
Тагын атны ярырга дип,
Урман эченә кергән
Һәм коточкыч хәл күргән:
Икәү кочаклашканнар
(Ничектер дуслашканнар)
Маймыл белән Аю, ди.
Аю гармун уйный, ди.
Юл буйлап киләләр, ди,
Буылып көләләр, ди.
Маймыл, бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып:
«Их-ма!» – ди икән,
Кычкырып җырлый икән:
– Дошман аяк чала алмас,
Кичәрбез судан, уттан,
Дусыбыз Аю бар чакта,
Безгә диңгез тубыктан.
– Әйттерәләр бит! – дип, Керпе
Төлкегә эндәшәдер…
– Безнең