Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада. Фатих Карим
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада - Фатих Карим страница 14
Саескан сөйләп киткән,
Маймыл тәрҗемә иткән.
Аюның исе киткән.
Саескан, яшен сөртеп,
Киткән Хәйдәрне тетеп:
– Рәхимсез ул, таш күңел,
Башкалар алай түгел,
Киләләр утынга дип
Шундый ук бер атлылар,
Килгәч йоклап ятмыйлар,
Ашаталар туйганчы,
Атның күңеле булганчы.
Чама белән төйиләр,
Какмый-сукмый йөриләр.
Маймыл йодрыгын төйгән:
– Ай ул Хәйдәрне! – дигән.
Аю, аңлагач хәлне,
Тузып киткән бермәлне,
Үрә торган йоннары.
Ачуыннан җиңнәрен
Сызганырга уйлаган,
Тик күлмәге булмаган.
Барса куак артына,
Анда Хәйдәр утыра.
– Сүс чыбыркың тузганчы
Синме ул ат кыйнаучы,
Төн буе ач тотучы?
Мин сине шуның өчен… —
Дип, Аю күтәргән кул,
Ләкин шул чакны Маймыл
Аюны тотып кала,
Читкә чакырып ала,
Учын куеп, тын гына
Пышылдый колагына:
– Ни булса, шул булган, – ди, —
Калдырыйк бер юлга, – ди.
Аю бертын уйлый да,
Тирән итеп сулый да,
Уйнаклатып киң кашын:
– Риза! – дип селки башын.
Гармуннарын алалар,
Ат янына баралар,
Төрле план коралар,
Торгызмакчы булалар.
Бигрәк Аю тырыша,
Торгызырга булыша.
Иңенә гармун аскан,
Үзе тәртәгә баскан.
Тарта атның койрыгын —
Үти Маймыл боерыгын.
Саескан ара-тирә:
– Әйдә, һап! – дип көч бирә.
Шулай бик нык тырышкач,
Саескан да булышкач,
Тирлиләр, кызалар, ди,
Атны торгызалар, ди.
Ат ашаган, ял иткән…
Хәйдәр кузгалып киткән.
Саубуллашкан чагында
(Дөнья хәле тагын да!),
Аю белән Маймылга
Бер үтенече булган:
– Алда бер текә тау бар,
Куркыныч андый таулар.
Атым тыела алмас,
Арбамда утын калмас,
Барысы коелып бетәр,
Хезмәтем бушка китәр.
Зинһар, төшерешегез,
Бәясен килешербез, —
Дип, Хәйдәр әйтеп салган.
Тегеләр уйга калган.
– Нишлик икән? – дигәннәр,
Ахыр чиктә күнгәннәр.
Ярты юлны үткәч тә,
Текә тауга җиткәч тә,
Маймыл, Аю – икесе —
Арканның очын кисеп,
Арт күчәргә бәйлиләр:
– Рәтен таптык бит! – диләр.
Урап тоталар баудан,
Ат төшә башлый таудан.
Аю, бер кулын болгап:
– Нык тотын, – ди Маймылга.
Икәүләп сөйрәләләр,
Дөберди бүрәнәләр.
Хәйдәр арба өстендә,
Тик курку бар төсендә.
Ул-бу булмасын өчен,
Аю сала бар көчен,
Маңгаеннан тир ага,
Йөрәге дөп-дөп кага.
Авыр була Аюга,
Чөнки гаеп Маймылда.
Ул шунда ук үз эшен,
Гадәтенчә,