Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 12

Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов

Скачать книгу

алтмышым тулганны көтеп утырам. Ә менә Харабаров, сәләтле шагыйрь булып өлгереп җиткәндә генә, бик иртә вафат булган дип ишеттем. Дөнья бу! Панкратовның, Виктор Парфентьевның матур-матур шигырьләре үзәк матбугат битләрендә еш кына күренә. Әзиз белән хат алышканым да булды. Ул инде егерме өч җыентык бастырган икән, Үзбәкстанда шактый танылган шагыйрь. «Килеп чык, шашлык белән сыйлармын», – дип язган. Әйе, оста иде Әзиз шашлык кыздырырга.

      Кулъязманы укып карагач, үзем дә сәерсенеп куям. Далада булган иң кызыклы вакыйгаларның күбесен ни сәбәпледер язмый калдырганмын. Әдәбиятта ул заманнарда булган тынчу кысанлык комачаулагандыр, күрәсең. Еллар узгач, торып-торып искә төшә дә, тиле кеше кебек, берүзем көлеп утырам.

      …Эш төгәлләп, китәргә җыенып яткан көнне йөк машинасында совхоз директоры Беленков килеп төште.

      – Шәп эшләдегез бит, егетләр, көтмәгән идек, – ди бу. – Сезгә әнә совхоз идарәсе исеменнән бүләк китердем.

      Карасак, машина әрҗәсендә ике тере сарык. Аптырап киттек: кая куярбыз, ничек бүләрбез мондый бүләкне?

      Әзиз исә ялт кына машина әрҗәсенә сикереп менде дә, сөйләнә-сөйләнә, сарыкларны сыртыннан сыйпарга кереште:

      – Ай-вай, шашлык! Хороший шашлык, жирный шашлык! – ди.

      Аннары машинадан сикереп төште дә туп-туры кашаяк чатырына пычак кайрарга йөгерде. «Бисмиллаһи-аллаһы-әкбәр», – дип, үзе чалды сарыкларны, үзе тунады. Янына ярдәмгә беркемне дә якын җибәрми, тик мине әйди:

      – Әйдә, читтә торма, булыш, син мөселман, мин мөселман, кяфер суйганны ашау хәрам безгә, – ди.

      Моңарчы теләсә нинди дуңгыз калҗасын борын җыермыйча суктыра торган Әзизебез, шулай итеп, чат мөселманга әйләнде дә куйды. Шашлык кыздырганда да, мине гел яныннан җибәрмәде. Ике сарыкны эш итеп, сөякләрен зур казанга салып, шулпа кайнатырга салгач, көне буе дала кояшы астында кайнар учак янында, фанер кисәге селтәп, күмер көйрәтеп тордым. Менә шул булды мөселманлыкның файдасы!

      Беленков безгә күчтәнәчкә, озату мәҗлесенә дип, бер тартма ак, бер тартма кызыл шәраб төяп килгән икән. Кичен, шашлык кызып, майлы шулпа пешеп алга килгәч, китек-чатык касәләр мөлдерәмә тулгач, Әзиз мөселман икәнлегебезне искә төшермәде тагын.

      – Кара әле, Әзиз, – дим мин аңа. – Әле генә, мин мөселман, дигән идең. Үзең дуңгызын да читкә куймыйсың, бу явызны да…

      Күзен дә йоммый:

      – Мин монда мосафир. «Мосафирга ярый» диелгән Коръәндә…

      Белмим, Коръәндә ничек язылгандыр, әмма Әзиз кимен куймады, оңкыт[2]!

      Һәй, төнге даладагы ул кич, ул кичә!.. Әйтеп-сөйләп аңлатырлык кына түгел, ни генә булмады! Уен-көлке, такмаклар, биюләр, шунда, өстәл артында ук туган шаян җырлар… Еллар узгач, инде хәтеремдә калмаган, тик үземә атап кайсыдыр явызы чыгарган бер такмакны дөнья кубарып җырлаганнары гына хәтеремдә. Аның да бер юлы гына:

      Мы везём Сабитова-битова-битова-битова…

      Белла турында

Скачать книгу


<p>2</p>

Оңкыт (диал.) – чамасыз күп ашаучы кеше.